From Wikipedia, the free encyclopedia
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (рус. Медаль ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан») белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдәге, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары, җәмәгать тәртибен саклаганда, шулай ук гомерләренә куркыныч янау шартларында хәрби, гражданлык һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә батырлык һәм кыюлык күрсәткәннәре, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлекләре өчен бүләкләнәләр. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре, Татарстан Республикасы орденнары булганда, алардан соң урнаштыралар.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале | |
Нигезләнү датасы | 25 апрель 2015 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Бүләкләүче | Татарстан Республикасы Рәисе |
Югарырак ранг | «Дуслык» ордены |
Түбәнрәк ранг | «Фидакарь хезмәт өчен» медале |
Бүләк ияләре өчен төркем | Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр |
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Викиҗыентыкта |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.