From Wikipedia, the free encyclopedia
Айрат Гәрәй улы Арсланов — артист, нәфис сүз остасы, эстрада режиссеры, ТАССР Һәм РСФСРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.
Айрат Арсланов | |
---|---|
Туган телдә исем | Айрат Гәрәй улы Арсланов |
Туган | 10 апрель 1928 Ахун, Бүздәк районы, Башкортстан |
Үлгән | 23 апрель 2010 (82 яшь) Казан, Татарстан |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Чехов урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d] |
Һөнәре | артист, диктор, режиссер |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе |
Җефет | Мәрьям Арсланова |
Балалар | кызлары Гөлнар, Алсу[2] |
Бүләк һәм премияләре | ТАССР Һәм РСФСРның халык артисты, |
Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. 1949 елда ул Татар дәүләт театр училищесының актерлык бүлеген, 1967 елда А.В. Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгать институтының актерлык факультетын тәмамлый. 1948 елдан Татар радиосында диктор, 1956-61 елларда Татар академия театрында артист булып эшли. 1961-65 елларда Казан телевидение студиясендә актер һәм диктор, 1965тән Татар дәүләт филармониясе эстрада артисты һәм 1985 елдан режиссеры булды.
Айрат Арсланов 2010 елның 23 апрелендә Казанда вафат була[3].
Казан шәһәр Думасының 2015 елның 4 мартындагы 24-41 санлы карары белән Казанның Салават күпере кече районындагы яңа формалашкан урамга Айрат Арсланов исеме бирелгән.[4]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.