From Wikipedia, the free encyclopedia
Илшат Габделфәрт улы Нуриев (1967 елның 6 ноябре, Апаз авылы, Арча районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Арча муниципаль районы башлыгы (2015 елдан). Икътисад фәннәре кандидаты.
Илшат Нуриев | |
---|---|
Туган | 6 ноябрь 1967 (56 яшь) Апаз, Арча районы, Татарстан АССР, ССРБ |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе |
Әлма-матер | Казан авыл хуҗалыгы институты Мәскәү коммерция академиясе |
Һөнәре | район башлыгы |
1967 елның 6 ноябрендә Татарстан АССРның Арча районы Апаз авылында туа[1]. 1983 елда Арча районының «Ватан» совхозында тракторчы булып хезмәт эшчәнлеген башлый. 1990 елда «икътисадчы-оештыручы» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1996 елда «менеджмент» белгечлеге буенча Мәскәү коммерция академиясен тәмамый.
1990—1996 елларда — Балтач районы кулланучылар җәмгыятенең колбаса цехы башлыгы. 1996 елдан Балтач район кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары. 1999 елдан 2008 елга кадәр — Саба районында «Шәмәрдән ит комбинаты» ААҖ генераль директоры. 2008—2009 елларда — Казан дәүләт аграр университеты проректоры. 2009 елдан «Вамин-Татарстан» ААҖ филиалы «Балтач май-сөт комбинаты» директоры. 2004 елда «Яңа мәгълүмати технологияләр нигезендә АПК предприятиеләре эшчәнлеге белән оператив идарә итү» темасына кандидатлык диссертациясен яклый[2].
2014 елда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә[3]. 2015 елның сентябрендә Арча муниципаль районы башлыгы итеп сайлана[4].
Өйләнгән, ике баласы бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.