татар халык иҗаты (фольклоры) буенча 25 томлык тупланма From Wikipedia, the free encyclopedia
«Татар халык иҗаты» (рус. Татарское народное творчество) ― татар фольклористикасы буенча татар телендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар халык иҗаты бүлеге галимнәре тарафыннан әзерләнә торган егерме биш томлык академик тупланма. Әлеге күптомлык «Татар халык иҗаты» (13 томда, 1972―1988, 1993) басмасына кергән материалларны да, унөчтомлыкка керми калган һәм басма нәшер ителгәннән соң табылган фольклор җәүһәрләрен игътибар үзәгенә алуны күз алдында тота.
Татар халык иҗаты | |
Автор: | |
---|---|
Жанр: |
тупланма |
Оригинал теле: | |
Нәшер итүче: | |
Чыгарылыш: | |
Битләр: |
I том – 511 бит |
ISBN: | |
Алдагы: |
13 томлык (1970―1980 еллар) |
25 томлыкны нәшер итүнең максаты ― халыкның рухи байлыгын үзенә кайтару, аны популярлаштыру, тарихка кертеп калдыру, фольклордагы күпгасырлык табышларны бербөтен итеп күзаллап, күпьеллык фәнни-тикшеренү нәтиҗәләрен гомумиләштерү.[1]
Редколлегия: К. М. Миңнуллин, И. К. Сәгъдәтшин, Д. Ф. Заһидуллина, И. И. Ямалтдинов.
Татар фольклоры әсәрләреннән махсус әзерләнгән һәм фәнни таләпләргә нигезләнеп төзелгән «Татар халык иҗаты» дип исемләнгән беренче антология 1951 елда дөнья күрә (Хәмит Ярминең кереш мәкаләсе белән). 1970―1980 елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор секторы галимнәре тарафыннан татар фольклорының барлык жанрлары китерелгән «Татар халык иҗаты» күптомлыгының 13 томы дөнья күргән.[2] [3]
Халык авыз иҗаты (фольклор) ― милләтне милләт итеп тота торган төп милли кодларны, символ-образларны, хикмәти фикер тәгълиматын барлап, туплап, саклап, һәр яңа буын хәтеренә сеңдереп торучы хәзинә, база.[4]
Татар фольклористикасы тарихында беренче тапкыр гамәлгә ашырыла торган татар телендә 25 томлык татар фольклоры җыентыгын төзү проекты Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Басма татар халык иҗатының 13 томлык академик басмасында басылган (1989 елда соңгы 12нче том чыккан, соңрак тагын 1 том дөнья күргән) [5] һәм анда кермәгән материалларны, шулай ук академик томнар чыкканнан соң җыелган фольклор текстларын җентекләп тикшерүне күздә тота. Мондый басманы әзерләү кирәклеге үзенең тарихи-мәдәни һәм милли тамырларына, традицияләренә, татар фольклористикасының үсеш дәрәҗәсенә кызыксынуның артуы, шулай ук фольклорчыларның күпьеллык җыю һәм тикшеренү эше нәтиҗәсендә тупланган шактый фольклор материалының булуы белән бәйле.[6]
Әллә кайчаннан бирле әзерләнеп килгән 25 томлык халык иҗаты тупланмасының [7] Татарстан китап нәшриятында татар телендә «Татар халык иҗаты»ның 2 томы ― «Мифология» (2021) һәм «Йола фольклоры» (2022) томнары һәм «Мәгариф» нәшриятында һәм Татарстан китап нәшриятында рус телендә 15 томлык «Татарское народное творчество» тупланмасының һәрберсе 1 200 данә тираж белән 9 томы (1 том – «Хайваннар турындагы әкиятләр. Тылсымлы әкиятләр» (2008), 2 том – «Тылсымлы әкиятләр» (2008), 3 том – «Көнкүреш әкиятләре» (2010), 4 том – «Табышмаклар» (2013), 5 том – «Риваятьләр һәм легендалар» (2015)[8], 6 том – «Мәкальләр һәм әйтемнәр» (2017), 7 том – «Мәзәкләр» (2017) [9], 8 том – «Дастаннар» (2019), 9 том ― «Бәетләр» (2022) басылып чыккан [10][11]
Татар фольклористикасы фәнендә татар халкының мифологик күзаллауларын чагылдырган текстларны тулы бер система буларак тәкдим иткән беренче фәнни хезмәт. «Мифология» томы борынгы бабаларның бүгенге көнгәчә сакланган мифологик күзаллаулар системасын кабат тергезү максатыннан эшләнгән. Әлеге томга кертелгән һәм төрле жанрларга (легенда, ырым, ышану, тыю, юрау, мифологик хикәят һ. б.) караган текстлар җиде бүлектә тәкъдим ителгән:
«Йола фольклоры» томы[12] ― татар халкының йола фольклорын тулы бер комплекс (хәрәкәт һәм сүз берлеге) итеп күз алдына бастыру юнәлешен алга куйган фәнни хезмәт. Китапка татар халкының йола фольклорына мөнәсәбәтле жанрларга караган поэтик үрнәкләр (ырымнар, келәүләр, йола җырлары, такмаклар, арбаулар, алкышлар, сыктаулар һ. б.) урнаштырылган. Кереш сүздә, искәрмәләр һәм аңлатмалар бүлегендә татар йола фольклорының өйрәнелү тарихы, бүгенге торышы, жанрлар системасы һәм чыганаклар хакында бай мәгълүмат тәкъдим ителә.[13]. Тупланма Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтының әйдәүче гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы Л. Х. Дәүләтшина тарафыннан төзелгән (фәнни мөхәррире М. Х. Бакиров). Томда БДУ татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының фольклор фондында сакланган күпсанлы халык иҗаты үрнәкләре дә урнаштырылган.[14] Әлеге томда язмалар тематик класссификация нигезендә төп ике зур төркемгә («Календарь йола иҗаты», «Гаилә-көнкүреш йола иҗаты») бүленеп урнаштырылган.
Бу мәкаләдә яки мәкалә өлешендә көтелгән вакыйгалар турында мәгълүмат бар. Монда әле булмаган вакыйгалар тасвирланган. |
Басма фольклор, тарих һәм этнография буенча белгечләргә, югары уку йортлары һәм урта уку йортлары укытучыларына, студентларга, шулай ук киң укучылар даирәсенә исәпләнгән.[15]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.