Югары уку йорты

From Wikipedia, the free encyclopedia

Югары уку йорты
Remove ads

Искергән истилахдәрелфөнүн[1]. Рәсми мәгариф системасы чикләрендә урта гомуми яки урта һөнәри белем бирүче мәгариф оешмаларында өйрәнү процессын уңышлы тәмамлаган укучыларга оешкан формада гыйлем алу мөмкинлеген биргән уку йортлары югары́ уку́ йорты́ (ЮУЙ) дип атала. Бүгенге көндә аларның күбесе үнивирcиᴛиᴛ (ингл.) исемен йөртә, шулай да төрле илләрдә институт (ингл.), коллеҗ (ингл.), академия (ингл.) һәм семинария (ингл.) исемле белем бирү оешмалары да ЮУЙ дип санала.

Кыска фактлар Эшчәнлек өлкәсе, Үрнәк элементы ...
Thumb
Казан (Идел буе) федераль үнивирcиᴛиᴛе, Россия байрагы Россия Федерациясе
Thumb
Мәскәү дәүләт үнивирcиᴛиᴛе, Россия байрагы Россия Федерациясе
Thumb
Оксфорд үнивирcиᴛиᴛе, Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Thumb
Гарвард үнивирcиᴛиᴛеның бер мәйданы, АКШ байрагы АКШ
Thumb
БМО үнивирcиᴛиᴛеның (ингл.) Токио институты бинасы, Япония байрагы Япония
Thumb
Яypyпaда иң борыңгы туктамыйча эшләп килүче Болонья үнивирcиᴛиᴛеның (ингл.) сакланган иң борыңгы Испан коллеҗының бинасы, Италия байрагы Италия
Thumb
Африкада иң борыңгы туктамыйча эшләп килүче Аль-Карауин үнивирcиᴛиᴛе (ингл.) бинасы, Марокко байрагы Марокко
Thumb
Наланда үнивирcиᴛиᴛеның (ингл.) хәрәбәләре, Һиндстан байрагы Һиндстан

Югары уку йортларына БДИ кебек стандартлаштырылган имтиханнар нәтиҗәсендә кабул итәләр. Уку программасы бакалавриат һәм магистратура, актив фәнни тикшеренүләр алып барган ЮУЙларда шулай ук аспирантура һәм дyктыpантура программалары тәкъдим ителә. Тәмамлаучыларының күбесе, белем икътисадының мәгълүмат тармагында гыйльми хезмәтчелек белән бәйле эшкә урнашып, җәмгыятьнең мәдәни капиталын үстерүгә зур өлеш кертә.

ЮУЙлар рейтинглары (ингл.) күрсәткәненчә, иң яхшы югары уку йортлары югары үсештәге илләрдә эшли, дөньядагы алдынгы ЮУЙларның күбесе[2][3][4]АКШ байрагы АКШта урнашкан.

Зыялылар исемен йөрткән, милли яңарыш һәм мәдәни үсеш фикерләре белән янучы җәмгыяви төркем вәкилләренең күбесе югары белемле була.

Remove ads

Төрләре

Югары уку йортлары дәүләт карамагындагы, хосусый һәм халыкара (ингл.) була ала. Халыкара үнивирcиᴛиᴛлар халыкара, региональ һәм хөкүмәтара оешмаларга карый, соңгылары берничә дәүләт хөкүмәтенә буйсыну сәбәпле, төрле илләрнең вәкилләре шурасы тарафыннан җитәкчелек ителә.

Югары уку йортында уку тулысынча түләүле, өлешчә түләүле яки бушлай була ала. Кайбер илләрдә бушлай укучы студентларга уку дәверендә яшәү чыгымнарын капларга ярдәм буларак өстәмә стипендияләр түләнә.

Remove ads

Тарих

Югары уку йортларны булдыру милләтнең икътисадый һәм мәдәни үсеш дәрәҗәсе белән бәйле феномен. Кайбер илләрдә аерым ЮУЙлар иртәрәк барлыкка килсә дә, мәгърифәтчелек чорыннан соң аларны бүгенге цивилизациянең аерылгысыз өлеше дип атап була.

Бүгенге цивилизация тарихында билгеле булган иң беренче югары уку йорты cтaтысын V гасырның беренче яртысында ачылган ике үнивирcиᴛиᴛ дәгъва кыла ала:

Дөньяның иң борыңгы туктаусыз эшли торган югары уку йорты cтaтысы өчен дәгъва кыла алган оешмалар:

Россия байрагы Россия Федерациясе дәүләте тарихында:

Бүгенге Россия һәм аның элгәресе булган ССБР байрагы ССРБ һәм Россия империясе территориясендә:

Remove ads

Укыту процессы

Барлык тарихи чорларда, укучылар фәнни гыйлемдәге соңгы ачышларны үзләштерә алсын өчен, алдынгы югары уку йортларының укыту программалары тулысынча яки өлешчә замананың халыкара телендә алып барыла. Шул сәбәпле, бүгенге көндә һәр югары уку йортының уку программалары илнең дәүләт телендә һәм инглиз телендә тәкъдим ителә. Кешенең инглиз телен укуда куллана алырлык дәрәҗәдә белүен күрсәтүче TOEFL яки шуңа охшаш булган башка имтиханнарны да уңышлы үтүе таләп ителә.

Укытылган дисциплиналары

Төп мәкалә: :en:List_of_academic_disciplines

Югары уку йортларында укыту программасы дөньяның бар белем тармакларындагы һөнәрлекләр буенча камил белем үзләштерүгә юнәлгән.

Югары уку йортлары исемлеге

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads