From Wikipedia, the free encyclopedia
Шәфәгать Фәхрәзи улы Тәхәветдинев (1946 елның 23 апреле, Габдрахман, Әлмәт районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — СБКФнең Лениногорск шәһәр комитетының беренче сәркәтибе (1985—1990), «Татнефть»нең генераль директоры (1999—2013), «Ак Барс» хоккей клубы президенты (2004—2016), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (I—IV чакырылышлары). Икътисад фәннәре докторы. Азнакай районының мактаулы гражданы (2001).[1]
Шәфәгать Тәхәветдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Шәфәгать Фәхрәзи улы Тәхәветдинев |
Туган | 23 апрель 1946 (78 яшь) Габдрахман, Әлмәт районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | И. М. Губкин исемендә Россия дәүләт нефть һәм газ университеты |
Һөнәре | икътисадчы |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре докторы[d] |
Шәфәгать Тәхәветдинов 1946 елның 23 апрелендә Татарстан АССРның Габдрахман авылында туа. «Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртүнең технологиясе һәм комплекслы механикалаштыру» белгечлеге буенча Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый.
1965—1978 елларда — Әлмәт бораулау эшләре идарәсенең бораулаучы ярдәмчесе, нефть чыгару буенча оператор, скважиналарны җир асты ремонты остасы, цех башлыгы. 1978 елдан «Җәлилнефть» идарәсе башлыгы, «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы. 1985 елдан 1990 елга кадәр — СБКФнең Лениногорск шәһәр комитетының беренче сәркәтибе.
1990 елдан — «Татнефть» АҖ генераль директорының беренче урынбасары — баш инженер. 1995 елда 93 нче округтан I чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Бәйсез кандидат буларак кандидатурасын тәкъдим итә. Дәүләт Советының Икътисадый үсеш һәм реформалар мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы.
1997 елның маеннан «Зенит» Банкы Советы әгъзасы. 1999 елның 21 июненнән 2013 елның ноябренә кадәр — «Татнефть» ААҖ генераль директоры. 1999 елның июленнән — «Ак Барс» банкы директорлар советы әгъзасы. 1999 елда — «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» ААҖ директорлар советы рәисе, 2000 елда — «РИТЭК» ААҖ директорлар советы әгъзасы. 2000 елның июленнән — «Нижнекамскшин» ААҖ Директорлар советы рәисе.
2000 елда II чакырылыш, ә 2004 елның мартында III чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.
2004—2016 елларда — «Ак Барс» хоккей клубы президенты, Татарстан хоккей федерациясе президенты[2].
2009 елның мартыннан — IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы. 2014 елның 1 октябреннән депутатлар вәкаләтләре туктатыла[3].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.