Абазалар

From Wikipedia, the free encyclopedia

Абазалар
Remove ads

Абазалар (абаз. абаза) — абхаз-адыг халыкларына караган Кавказның иң борынгы җирле халыкларының берсе. Нигездә, Карачай-Черкес Республикасында (Абаза районы), Ставрополь краенда (Кисловодск) һәм Төркиядә яшиләр. Милли телләре булып абаза теле тора.

Кыска фактлар Абазалар, Туган тел ...
Remove ads

Гомуми мәгълүмат

Абазалар, үз — үзләрен абаза дип атый. Россия Федерациясендә халык Карачай-Черкесиянең 13 авылында яши. Шулай ук Якын Көнчыгышта диаспоралары бар.[1]

Абаза теле тикшерүчесе А. Н. Генко сүзләре буенча: «Абаза термины бик борынгы, тел һәм мәдәният җәмгыяте белән берләшкән коллектив мәгънәгә ия.» Михаил Тхайцухов сүзләре буенча, абазаларның тарихи ватаны — хәзерге Абхазия территориясе.[2]

Абазалар лингвистик яктан абхазларга (бигрәк тә шкаруа диалекты) якын, ләкин алар шактый гына адыгэ йогынтысына дучар булалар, һәм аларның культурасында адыгэ (черкес) элементлары абхаз элементларыннан шактый өстен чыга.

Абазалар сөнни мөселманнар.

Remove ads

Халык саны

Thumb
2010 елга абазаларның Россиядә таралышы

2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча абазалар саны 56 341 кешегә җитә. Алар нигездә Карачай-Черкесиянең 13 авылында яши, һәм республикада саннары 56 341 кеше була.[3]

Абаза диаспорасының төп өлеше Төркиядә, Мисырда һәм Якын Көнчыгыш илләрендә, Сириядә, Иорданиядә, Ливанда яши. Диаспораның төгәл саны билгеле түгел, ләкин кайбер чыганалар буенча 100 меңгә кадәр җитә. Хәер, Хөкүмәт статистикасының тулы мәгълүматлары буенча, 1858 елдан 1864 елга кадәр Төркиягә 50 мең абаза күчерелгән, ә Ватаннан китүчеләрнең гомуми саны, мөһаҗирлек процессында, 100-150 мең тирәсе булган, ләкин аларның күпчелек токымнары соңрак, төрек һәм гарәп халкы арасында гына түгел, ә адыг һәм абхазлардан килгән башка мөһаҗирләр арасында да тулысынча ассимиляцияләнеп юкка чыга.[4]

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads