Ставрополь крае

РФ субъекты From Wikipedia, the free encyclopedia

Ставрополь крае
Remove ads

Ставрополь крае (рус. Ставропольский край) — Россия Федерациясенең Европа өлеше субекты. Төньяк Кавказ федераль округына керә.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...
Remove ads

Административ үзәге — Ставрополь шәһәре.

Remove ads

География

Ставрополь крае Кавказ алдының үзәк өлешен, Каспий буе түбәнлегенең көнбатыш өлешен һәм Зур Кавказның төньяк битүләрен алып тора. Көнбатышта Кубан елгасының киң террасалары җәелгән. Тигезлек территориясенең зур өлешен платосыман Ставрополь калулыгы алып тора.

Төп елгалары: Кубань (югары агымы) һәм аның кушлыдыклары (Теберда, Кече һәм Зур Зеленчук), Кума, Калаус, Егорлык. Берничә зур күл бар.

Табигый газ чыганаклар бар. Көнчыгыш өлешендә нефть, тауларда бакыр һәм кургашын, тутыя, полиметалл чыганаклар, ташкүмер, барит, утка чыдамлы балчык, доломит, мәрмәр, шифалы пычрак, төрле минераль һәм термаль чыганаклар бар.

Тигезлекнең климаты — континенталь дала климаты. Гыйнварның уртача температурасы -3,4°…-4,9°, июльнеке +22°…+25°. Еллык явым 300–600 мм, вегетация дәвере 207—220 көн.

Туфраклары нигездә кара туфрак һәм кәстәнә. Урманнар күбесенчә таулы урыннарда. Киң яфраклы, югарырак ылыслы урманнар, аннан югары субальп болыннары бар.

Кыргый хайваннардан, далада кимерүчеләр, керпе, төлке, бүре, ләтчә, сайгак, Кума елгасы буендагы камышлыкларда кыргый мәче, кабан, Маныч үзәнендәге күл һәм сазлыкларда су кошлары, тауларда болан, коралай, көрән аю, селәүсен, алтай тиене яши. Кошлар күп. Тау кәҗәсе, тур очрый.

Remove ads

Халык

1959[7]1970[8]1979[9]1989[10]2002[11]2010[12]
1 882 911 2 305 780 2 539 219 2 857 188 2 735 139 2 786 281

Торак пунктлар

Ставрополь419 816[13]
Пятигорск145 952[13]
Кисловодск129 949[13]
Невинномысск117 638[13]
Ессентуки103 093[13]
Михайловск79 607[13]
Минеральные Воды76 205[13]
Георгиевск71 017[13]
Будённовск63 644[13]
Изобильный39 022[13]
Светлоград38 099[13]
Горячеводский36 801[13]
Зеленокумск35 625[13]
Благодарный31 959[13]
Иноземцево28 071[13]
Александровское27 471[14]
Новоалександровск26 876[13]
Новопавловск26 293[13]
Кочубеевское26 070[13]
Нефтекумск25 566[13]
Remove ads

Административ бүленеш

Ставрополь крае 26 муниципаль районга һәм 9 шәһәр округына бүленә.

Икътисад

Төп сәнәгать мәркәзләре: Ставрополь, Невинномысск, Пятигорск, Нефтекумск, Будённовск, Георгиевск, Лермонтов.

Ставрополь крае — эре авыл хуҗалыгы районы. Бодай, көнбагыш, шикәр чөгендеге һ. б. игелә. Мәйвачылык, йөземчелек үсеш алган. Нәзек йонлы сарыкчылык, ит-сөт терлекчелеге бар. Зур Ставрополь, Невинномысск һ.б. каналлар, сугару системалары бар.

Затеречный — Грозный нефтьүткәрегече, Ставрополь — УкраинаМәскәүСанкт-Петербург газүткәргечләре бар. Тимер юллар озынлыгы 944 км. Каты өслекле автомобиль юллары озынлыгы 17 059 км.[15] Минеральные Воды һәм Ставрополь халыкара аэропортлары бар.

Remove ads

Крайда туган танылган шәхесләр

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading content...
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads