Адольф Плюшар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Адольф Александрович Плюшар (фр. Adolphe Pluchart; 1806, — 23 март [4 апрель] 1865) — Россиянең XIX быуаттагы билгеле нәшриятчесе.

1836 елда Н.В. Гогольнең «Ревизор», «Фауст трагедиясенең» тәрҗемәсен (1838) нәшер итә[2]). Шулай ук Россиядә беренче энциклопедия — тәмамланмый калган «ru:Энциклопедический лексикон»ны чыгара башлый (1835-1841)[3]
Агасы Евгений Плюшар (1809 — 1880).
Remove ads
Биографиясе
А. И. Плюшар (1777-1827) гаиләсендә дөньяга килгән. Адольф Петербургта Муральт пансионында укыган, Парижда типография сәнгатенә өйрәнгән. Атасы 1827 елда вафат булгач, башта аның эшен әсәсе Генриэтта Плюшар дәвам итә, тиздән типографиягә җитәкчелек итү Адольф Плюшар кулына күчә.
Замандашлары истәлекләреннән күренеүенчә, ул акыллы, эшлекле һәм кыю кеше булган. Плюшар игътибар яулый, кала үзәгендә китап магазины ача. Кибет «Француз әдәби салоны» дип аталган. Биредә Петербург интеллигенциясе — нәшриятчеләр, рәссамнар, галимнәр, артистлар, язучылар еш җыела.
Ул типографияне матур басма чыгару өчен кулайламалар белән йыһазландырган, һәм еш кына күп томлы китаплар чыгарган.

А. А. Плюшар Россия әдәбиятенә нәшриятче буларак шактый зур өлеш кертә. Язучы буларак катнашмый диярлек: төрле библиографик фекерзәргә генә полемик яуаптар булуы билгеле ( мәсәлән, «Ответ издателя „Энциклопедического Лексикона“ на статью „Северной Пчелы“» (Греча), № 298-300 (1836 г.) — «Литературные Прибавления к Русскому Инвалиду» 1837 ел, № 2 һәм 4; шул юсыктагы мәкалә 1848 елда да чыккан булган).
Санкт-Петербургта Выборг католик зыяратында җирләнгән.
Remove ads
Башкортларның бөркет белән аучылык итүе
Россия рәссамнары башкортларның бу шөгеле турында берничә сурәт төшергән, алар арасында А. А. Плюшаны "Башкирская беркутова охота" (Башкортларның бөркет белән аучылык итүе) дип аталганы да бар.
Карагыз
- Кош сөйөп аучылык итү
- Рубо Франц Алексеевич
- Лачын тоткан башкортлар
- Кошсо
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads