Александр Плюшар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Александр Иванович Плюшар (фр. Pierre Paul Alexandre Joseph Pluchart ; 1777, ru:Валансьен, Франция — 15 (27) август 1827,ru:Онфлёр r Франция) — типограф, литограф, рәссам, Александр I чорында Санкт-Петербургта нәшриятче.
Remove ads
Биографиясе
1805 елда ru:Брауншвейгтан Чит Ил Министрлыгы типографиясенә җитәкче итеп чакырыла.
1805 елның 23 декабрендә Чит ил Коллегиясе типографиясе директоры булып эш белән, Плюшар 1808 елның 29 декабрендә Сенат типографиясе директоры булып китә, 1814 елның азагында ул шунда хезмәт итә әле, XIV класс чинына һәм губерна секретаре дәрәҗәсенә ия була.
Типография эшеннән яхшы хәбәрдар, литограф һәм рәссам буларак Плюшар үзе Петербургта типография ача. Анда аурупа һәм рус телләрендә төрле китаплар басыла, алар уңышлы сатыла һәм Плюшар китап кибете булдыра.
Вафатыннан соң хатыны һәм улы Адольф аның эшен дәвам итәләр.

Remove ads
Гаиләсе
Плюшарның гаилә ағзалары - хатыны Генриетта һәм ике улы Адольф һәм Евгений. Евгений фотограф һәм рәссам, сынлы сәнгать академигы булып китә, Исаак соборын бизәүдә катнаша. Адольф типограф һөнәрен Франциядә ала һәм типография эшен атасыннан мирас итеп ала, үзенең тәмамланмаган 17 томлык «Энциклопедический лексикон» басмалары белән билгеле. Тап менә ул "Башкортларның бөркет белән аучылык итүе" дигән рәсемне эшләгән дә инде.
Remove ads
Әдәбият
- «Төньяк Пчела» 1827 г., № 113; 1828 г., № 19;
- <i id="mwLQ">Ровинский Д. А.</i>. Подробный словарь русских граверов, СПб. 1895;
- В. Сопиков. Опыт русской библиографии. к. I, СПб. 1813, с. CXXII.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads