Адылбәк Касымалиев
Кырыгз Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Адылбәк Касымалиев, Адылбәк Алеш улы Касымалиев (кырг. Адылбек Алешович Касымалиев; 1960 елның 1 декабре, СССР, Кыргызстан ССР, Эссек-Күл өлкәсе, Түп районы, Долон) ― кыргыз дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 2024 елның 18 декабреннән ― Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1960 елның 1 декабрендә Кыргызстан ССР Түп районы Долон авылында туган[1].
Югары белемле: Ленинград финанс-икътисад институтын «икътисадчы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1984)[1].
Хезмәт юлы
1984―1988 елларда ― Кыргызстан ССР Госпланы каршындагы Икътисад һәм икътисад-математик методларны планлаштыру фәнни-тикшеренү институтының кече фәнни хезмәткәре[1].
1988―1990 елларда ― Юл-төзелеш батальонының финанс хезмәте башлыгы[1].
1990―1993 елларда ― Бишкәк шәһәренең Октябрь районы[d] буенча дәүләт салым инспекциясе башлыгы урынбасары, 1993―1994 елларда ― беренче урынбасары[1].
1994―1995 елларда ― Кыргыз Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Дәүләт салым инспекциясе бүлеге башлыгы, 1995―1996 елларда ― 2нче бүлек башлыгы, тышкы контроль идарәсе башлыгы урынбасары[1].
1997―1998 елларда ― Кыргыз Республикасы Финанс министрлыгында салым сәясәте һәм канун нормативлары бүлеге башлыгы, 1998―2000 елларда ― салым сәясәте һәм керемнәрне фаразлау идарәсе башлыгы, 2000―2001 елларда ― салым һәм таможня сәясәте идарәсе башлыгы, 2001―2002 елларда ― фискаль сәясәт идарәсе башлыгы[1].
2002 елдан ― Кыргыз Республикасы социаль фонды рәисе урынбасары[1].
2003―2005 елларда ― Кыргыз Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы керемнәр комитеты рәисенең беренче урынбасары[1].
2005―2007 елларда ― Кыргыз Республикасы Хөкүмәте каршындагы Дәүләт салым инспекциясе рәисенең беренче урынбасары[1].
2007―2009 елларда ― Кыргыз Республикасының Салымнар һәм җыемнар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары[1].
2009―2010 елларда ― Кыргыз Республикасы Хөкүмәте каршындагы Дәүләт салым хезмәте рәисе урынбасары, 2010―2011 елларда ― рәисе[1].
2011―2012 елларда ― Кыргыз Республикасы Икътисадый җайга салу министрлыгында министр урынбасары[1].
2012―2015 елларда ― Кыргыз Республикасы Икътисад министрлыгында министр урынбасары[1].
2015―2018 елларда ― Кыргыз Республикасы Финанс министры[1].
2019―2020 елларда ― «Төбәкләрне үстерү буенча социаль партнерлык фонды» иҗтимагый фонды директоры, 2020―2021 елларда ― рәисе[1].
2021―2022 елларда ― Венгрия-Кыргызстан үсеш фонды идарәсе әгъзасы[1].
2021 елның 14 маеннан 2022 елга кадәр ― Кыргыз Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары[2][3].
2022 елның 17 июненнән 2024 елның 16 декабренә кадәр — Кыргыз Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары (2022 елның 15 июненнән 17 июненә кадәр в.б.)[1][3][4].
2024 елның 18 декабреннән ― Кыргыз Республикасы Министрлар Кабинетының Рәисе ― Кыргыз Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе[5][6].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 3нче класслы дәүләт киңәшчесе;
- Салым хезмәтенең 2нче дәрәҗә дәүләт киңәшчесе;
- Кыргыз Республикасының атказанган икътисадчысы;
- 1999 ― Кыргызстан Финанс министрлыгының «финанс-икътисади эш отличнигы» билгесе;
- Кыргыз Республикасының Мактау грамотасы;
- 2001 ― «Кыргызстан бәйсезлегенә 10 ел» медале;
- 2002 ― «Кыргыз Республикасы Социаль фонды отличнигы» күкрәк билгесе[7].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads