Айрат Арсланов (артист)

артист, нәфис сүз остасы, эстрада режиссеры (1928-2010) From Wikipedia, the free encyclopedia

Айрат Арсланов (артист)
Remove ads

Айрат Гәрәй улы Арсланов — артист, нәфис сүз остасы, эстрада режиссеры, ТАССР Һәм РСФСРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.

Thumb
И. Шакиров (с), Р. Яхин, А. Арсланов, Үмәр Даһер, М. Макаров, В. Шәрипова, М. Әхмәтов. Һелсинки, 1968
Кыска фактлар Айрат Арсланов, Туган телдә исем ...

Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. 1949 елда ул Татар дәүләт театр училищесының актерлык бүлеген, 1967 елда А.В. Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгать институтының актерлык факультетын тәмамлый. 1948 елдан Татар радиосында диктор, 1956-61 елларда Татар академия театрында артист булып эшли. 1961-65 елларда Казан телевидение студиясендә актер һәм диктор, 1965тән Татар дәүләт филармониясе эстрада артисты һәм 1985 елдан режиссеры булды.

Айрат Арсланов 2010 елның 23 апрелендә Казанда вафат була[3].

Remove ads

Хәтер

Казан шәһәр Думасының 2015 елның 4 мартындагы 24-41 санлы карары белән Казанның Салават күпере кече районындагы яңа формалашкан урамга Айрат Арсланов исеме бирелгән.[4]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads