Акчарлак (газета)
газета From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
«Акчарлак» газетасы — Татарстанның Казан шәһәрендә нәшер ителүче күп тиражлы шәхси басма.
Газетаны нәшер итүчеләр — Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин, Рузилә Сафина.

Remove ads
Баш мөхәррирләре
- 2014―2025 елларда[1] ― Алмаз Марс улы Гыймадиев.
- 2025 елдан ― ?
Тарих

Беренче саны 2001 елда дөнья күрә. Башта айга бер, соңрак атнага бер А4 форматында 32 биттә бастырыла.
Тираж
Тиражы сертификацияләнгән (Таныклык № 616, 2010 елның 28 маеннан гамәлдә).
- 2001 ел — 16 800.
- 2013 ел — 42 000.
- 2015 ел — 33 240.
- 2020 ел — 35 058 (4 465 Россия буйлап тарала, 5 462 киосклар аша сатыла)[2]
- 2022 ел, гыйнвар — 35 919 (гомуми тираж)
- 2022 ел, июль — 33 047 (гомуми тираж)
- 2023 ел, № 3 — 33 557 (гомуми тираж)
- 2023 ел, № 28 — 30 829 (гомуми тираж)
- 2024 ел, № 1, 2 — 32 606 (гомуми тираж). Татарстанда ― 27 584, Россиядә («Акчарлак―атнакич») ― 5 022.
- 2024 ел, № 26 (3.07.2024) ― 29 833 (гомуми тираж).
- 2025 ел, № 28 (16.07.2025) ― 28 226 ↓ (гомуми тираж).
Бүләкләре
Биш ел беррәттән (2010 — 2015) «Тираж – ел рекорды» премиясенең «Милли телдә иң күп тиражлы газета» номинациясендә җиңүче [3].
Контент-юнәлеше
“Акчарлак” мәгълүмат бирү һәм күңел ачу юнәлешләрендә эшли. Гаилә газетасы.
Сәхифәләре
- Ил һәм дөнья күләмендә сәясәт, икътисад, мәдәни, дини тормыш яңалыклары.
- Аналитик материаллар, мәкаләләр, репортажлар.
- Яшьләр, авыл һәм шәһәр кешесе проблемалары.
- Күренекле шәхесләр белән таныштыру.
- «Зарлы телефон», «Ир белән хатын», «Сәламәтлек» тематик сәхифәләре һ. б.
![]() |
Газета чыгару — энә белән кое казу. Бөтен нәрсәне йөрәк аша үткәрергә кирәк[4]. Газетага исемне үзем таптым. Беренчедән, ул ялтыравыклы: анда 3 «а» хәрефе бар. Икенчедән, «акчарлак» сүзендә «ак» һәм «акча» сүзләрен аерырга була. Акчарлак – ирек кошы, ул беркемгә буйсынмый [5] |
![]() |
Remove ads
Яңа басмалар
2003 елдан башлап, газетага кушымта рәвешендә, айга бер «Ашыгыч ярдәм», «Уртак хисләр»,[6] «Авырмас өчен 101 киңәш», «Акчарлак сканворды», «Татар хатыны» газеталары , «Азан нуры» һәм «Строители Татарстана» журналлары бастырыла.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads