Алексей Грицай

From Wikipedia, the free encyclopedia

Алексей Грицай
Remove ads

Алексей Михайлович Грицай (1914 елның 22 феврале (7 марты), Санкт-Петербург, Россия империясе1998 елның 6 мае, Мәскәү, Россия) — совет һәм Россия рәссамы, педагог. ССРБ халык рәссамы (1974). ССРБ Дәүләт премиясе (1978) һәм III дәрәҗә Сталин премиясе (1951, 1952) лауреаты.

Кыска фактлар Алексей Грицай, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Алексей Грицай 1914 елның 22 февралендә (7 мартындп) Петроградта туган.

Ленинградта С.М. Зейденберг студиясендә укый. 1932—1939 елларда С. Л. Абугов, И. И. Бродский һәм В. Н. Яковлевта Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында укый.

1905 ел хәтере Мәскәү сәнгать училищесында[5] укыта, 1948—1952 һәм 1964—1998 елларда В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтында укыта. 1964 елдан шәхси остаханәне җитәкли. 1966 елдан — профессор.

Алексей Грицай иҗат иткән картиналар арасында «Җирдән файдалану өчен дәүләт актын тапшыру» (1939), «Электр мичләре» (1947), «Жигулида. Тиз көн» (1948—1950), «Иделдән» (1950—1952), «Кич белән» (1954), «Хатын белән улы портреты» (1954), «Ленинград. Җәйге бакча» (1956), «Умырзаялар. Усаклык» (1957), «Беренче яшеллек. Көтү» (1957), «Төнге веранда» (1959), «Томан. Бозаулар» (1962), «Яз вакыты» (1959—1965), «Кара су» (1967), «Язгы кич. Чокыр» (1972—1973), «Ледоход» (1984—1985). Соңгы елларда күбесенчә Мәскәү өлкәсе пейзажларын иҗат иткән.

Рәссам әсәрләре Дәүләт Третьяков галереясында, Дәүләт Рус музеенда һәм башка музейларда саклана.

ССРБ Сәнгать академиясе (1964) әгъза-корреспонденты (1957). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы. 1957—1960 елларда РСФСР Рәссамнар берлегенең оештыру комитеты рәисе урынбасары.

1998 елда Мәскәүдә вафат була. Ваганьков зиратына җирләнгән.

Remove ads

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр

  • РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1959) — сынлы сәнгать өлкәсендә зур казанышлары өчен[6]
  • РСФСР халык рәссамы (1963) — совет сынлы сәнгать өлкәсендә зур казанышлары өчен[7]
  • ССРБ Халык рәссамы (1974) — совет сынлы сәнгатьен үстерүдә зур казанышлары өчен[8]
  • III дәрәҗә Сталин премиясе (1951) — «Жигулида. Тиз көн» (1948—1950) пейзажы өчен
  • III дәрәҗә Сталин премиясе (1952) — «ССРБ Фәннәр Академиясе Президиумы утырышы» картинасы һәм совет галимнәренең портретлары сериясе өчен (автордашлары белән)
  • ССРБ Дәүләт премиясе (1978) — «Окада язгы көн», «Май. Язгы җылы», «Язгы кич. Чокыр», «Май кичәсе», «Язгы ай төне», «Үсеп киткән паркта» пейзажлар циклы өчен
  • РСФСР И.Е. Репин исемендәге Дәүләт премиясе (1973) — «Апрель киче», «Тиз көн», «Чокыр. Яз», «Умырзаялар», «Ай чыгуы» пейзажлары өчен
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены
  • Халыклар Дуслыгы ордены (1994) — сынлы сәнгать үсешенә һәм халыкара мәдәни элемтәләрне ныгытуга зур өлеш керткән өчен[9].
  • Ике II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1943, 1985)
  • Батырлык өчен медале
  • Брюссельдә узган Бөтендөнья күргәзмәсендә бакыр медаль (1958) — «Умырзаялар. Усаклык» (1957) картинасы өчен.
Remove ads

Хәтер

2020 елның августында Мәскәүдә, Верхняя Масловка урамындагы 3 нче йорт фасадында рәссам истәлегенә мемориаль такта куела[10][11].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads