Третьяков галереясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Третьяков галереясеmap
Remove ads

Третьяков галереясе, Третьяков дәүләт галереясе, рус. Государственная Третьяковская галереяМәскәүдә Лаврушкин тыкрыгында урнашкан «Бөтенроссия Третьяков дәүләт галереясе» музей берләшмәсе. 4 филиалы бар. 1856 елда сәүдәгәр П.М. Третьяков тарафыннан нигезләнгән.
Элекке исеме (1893-1918) — Павел Михайлович һәм Сергей Михайлович Третьяковлар исемендәге Мәскәү шәһәре сәнгать галереясе.
1892 елдан дәүләт (Мәскәү шәһәре) карамагында.
1918 елдан дәүләт (РСФСР) милке.

Кыска фактлар Третьяков галереясе, Нигезләнү датасы ...

[15]

Remove ads

Тарих

Thumb
И. Е. Репин. П.М. Третьяков портреты
Thumb
Третьяков галереясе. Кырым Валындагы бина
Thumb
Галереянең Лаврушкин тыкрыгындагы фасад ягы

Галереягә нигез салучы Мәскәү сәүдәгәре Павел Третьяков яшьлек елларында ук Мәскәүдә теләсә нинди катлау кешесе иркен керә алырлык Мәскәү сәнгать музее яки җәмәгатьчелек өчен картиналар галереясе ачу турында хыяллана. Тора-бара бу максат аның тормышының төп эшенә әверелә, ә сәүдә-сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлеге шуны тормышка ашыру өчен хезмәт итә.

  • 1850 еллар уртасыннан сынлы сәнгать әсәрләре туплый башлый. 1851 елда махсус бина сатып алына. 1854-1855 елларда фламанд рәссамнарының 9 картинасын һәм 11 графикасын сатып ала.
  • 1856 елда Н.Г. Шильдерның «Вәсвәсә» (Искушение) һәм В.Г. Худяковның «Фин контрабандистлары белән бәрелешү» картиналарын тупламасына куша.
  • 1867 елда Мәскәүнең Елга арты үзәгендә «Павел Михайлович һәм Сергей Михайлович Третьяковларның Мәскәү шәһәре галереясе» ачыла. Тупламада рус рәссамнарының 1 276 картинасы, 471 рәсеме, 10 сыны, чит ил иҗатчыларының 84 картинасы урнаша.
  • Рәссам – илгизүчеләрнең (передвижники) иң яхшы картиналарын сатып алып, әлеге хәрәкәткә матди ярдәм күрсәтә.
  • 1892 елны 2 мең картинасы белән бергә үзенең галереясен Мәскәү шәһәренә бүләк итә[16].
Remove ads

Инкыйлабтан соң

Бөек Ватан сугышы елларында

1941 елның җәеннән галерея милке Новосибирск һәм Молотов шәһәрләренә күчерелә. Мәскәүдә 1945 елның маенда яңадан ишекләрен ача.

Бина

  • 1851 елда сатып алынган бинага янкормалар өстәлә, фасад ясала. 1927 елда Мәскәүнең Кече Тылмач тыкрыгындагы сәүдәгәр Сколков йорты, 1932 елда Изгеләштерүче Николай чиркәве бинасы кушыла[17], 1936 елда ике катлы корпус төзелә.
  • 1985 елда Кырым Валы урамындагы дәүләт картиналар галереясе белән берләшә.
  • 1986-1995 елларда галереянең Лаврушкин тыкрыгындагы биналары үзгәртеп кору үткәрү өчен ябылып тора.
Remove ads

Музей тупламасы

  • Иконалар, XI- XVII гасырлар рус сынлы сәнгате әсәрләре.
  • XIX гасырның II яртысы рәссамнары иҗаты (В.Г. Перов, И.Н. Крамской, Г.Г. Мясоедов, К.А. Савицкий, В.Е. Маковский, В.М. Васнецов, А.К. Саврасов, И.И. Шишкин, В.Д. Поленов, И.Е. Репин, В.И. Суриков, В.В. Верешагин һ.б.)
  • XIX гасыр азагы - XX гасыр башы рәссамнары иҗаты (И.И. Левитан, М.А. Врубель, В.А. Серов, К.А. Коровин, М.В. Нестеров, Б.М. Кустодиев, Н.К. Рерих, А.Н. Бенуа, К.А. Сомов һ.б.)
  • Совет чоры рәссамнары иҗаты (З.И. Азгур, Н.А. Андреев, И.И. Бродский, Е.В. Вучетич, А.М. һәм С. В. Герасимовлар, И.Э. Грабарь, А.А. Дейнека, Б.В. Иогансон, С.Т. Конёнков, П.П. Кончаловский, П.Д. Корин, Кукрыникслар (М.В. Куприянов, П.Н. Крылов, Н.А. Соколов), А.И. Лактионов, С.Д. Лебедева, М.Г. Манизер, С.Д. Меркуров, Е.Е. Моисеенко, В.И. Мухина, Ю.М. Непринцев, М.В. Нестеров, Я.И. Николадзе, Ю.И. Пименов, А.А. Пластов, Б.И. Пророков, Б.Я. Ряузов, С. А. Чуйков, Т.Сәлахов, А.Н. Самохвалов, М.С. Сарьян, М.А. Савицкий, Вл. А. Серов, Н.В. Томский, Б.С. Угаров, Т.Н. Яблонская һ.б.)
Remove ads

Җитәкчеләре

  • Илья Остроухов (1905—1913)
  • Игорь Грабарь (1913—1925)
  • Николай Щёкотов (1925—1926)
  • Алексей Щусев (1926—1929)
  • Михаил Кристи (1930—1939)
  • Поликарп Лебедев (1939—1941)
  • Александр Замошкин (1941—1951)
  • Борис Иогансон (1951—1954)
  • Поликарп Лебедев (1954—1979)
  • Юрий Королёв (1980—1992)
  • Валентин Родионов (1993—2009)
  • Ирина Лебедева (2009—2015)
  • Зөлфирә Трегулова (2015—2023)
  • Елена Проничева (2023—)

Галерея

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads