Алексей Рыков

From Wikipedia, the free encyclopedia

Алексей Рыков
Remove ads

Алексей Иван улы Рыков (рус. Алексей Иван улы Рыков, 13 (25) февраль 1881(18810225), Сарытау[1] — 15 март 1938, Мәскәү) — совет дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, РСФСР эчке эшләр буенча халык комиссары (1917), ССРБ Халык Комиссарлары Шурасының рәисе (19241930) һәм бервакытта РСФСР Халык Комиссарлары Шурасының рәисе (19241929).

Кыска фактлар Алексей Рыков, ССРБ Халык Комиссарлары Шурасының рәисе ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәл

крестьян гаиләсендә туган. Инкыйлаби хәрәкәтендә 1899 елдан катнаша. 1900—1901 елларда Казан университетында укый; 1901 елга кулга алына һәм Сарытауга сөрелә. Сарытауда, Казаннан, Ярославльдә, Нижгарда, Мәскәүдә, Петербургтан фирка эшләрен алып барган. Беренче рус инкыйлабында катнашкан. Берничә тапкыр кулга алынган, һәм качып киткән, мөһәҗирлектә дә булган. Февраль инкыйлабын Нарым төбәгендә каршы ала.

1917 елның ноябреннән — беренче совет хөкүмәтендә эчке эшләр комиссары. 1918 елның ноябреннән — Мәскәү халык хуҗалыгы шурасы рәисенең урынбасары һәм Мәскәү губернасының азык-төлек белән тәэмин итү комиссары.

1918—1921, 1923—1924 елларда - Халык хуҗалыгы югары шурасының рәисе, 1921 елдан — бервакытта Халык Комиссарлары Шурасы һәм Хезмәт һәм саклану шурасының рәисе урынбасары. 1919 елның июленнән — гаскәр һәм флотны тәэмин итү буенча гадәттән тыш вәкиле. 1924-1930 елларда — ССРБ Халык Комиссарлары Шурасының рәисе һәм бервакытта РСФСР Халык Комиссарлары Шурасының рәисе (1924-1929). 1926—1930 елларда — Хезмәт һәм саклану шурасының рәисе, 1931—1936 елларда — ССРБ почта һәм телеграф халык комиссары.

Ялган «Сул троцкийчыларның советларга каршы блогы» эше буенча 1938 елда атып үтерелгән. 1988 елда акланган.

Remove ads

Истәлек

  • 1928—1935 елларда Енакиево шәһәре Рыково исемен йөрткән.
  • Утыз градуслы аракыны халыкта «рыковка» дип атыйлар.[2]

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads