Алнаши
Удмуртиянең Алнаши районы административ үзәге From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ална́ши[3], Алнаш (удм. Алнаш) ― авыл, Удмуртия Республикасының Алнаши районының һәм Алнаши муниципаль (территориаль) берәмлегенең административ үзәге. Авылның гомуми мәйданы – 1305 га. 2502 хуҗалыкта 7311 кеше яши (2015).
Авыл 6 микрорайонга: Төньяк, Көньяк, Хастаханә, Үзәк (уң як, сул як, югары як), Октябрь (Колхоз), Урман микрорайоннарына бүленгән.[4]
Remove ads
Урнашуы
Авыл республиканың көньягында, район территориясе үзәгендә, Тойма һәм Алнашка елгалары кушылган урында, Удмуртия Республикасы башкаласы Ижау шәһәреннән 128 км көньяк-көнбатышка, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәреннән 48 км төньяк-көнбатышка, Алабуга ― Ижау ― Пермь автомобиль юлының 50нче чакрымында, М-7 автомобиль юлына керү юлында, хәзерге вакытта файдаланылмый торган борынгы «Екатерина ям тракты»ннан 5 чакрым ераклыкта урнашкан.
Remove ads
Транспорт
Авыл аша Ижау һәм Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләрен тоташтыручы М7 федераль магистрале уза. Авылдан көньякка таба 12 километр ераклыкта Әгерҗе ― Самар тимер юлының Алнаши станциясе урнашкан.[5]
Тарих
Авыл барлыкка килүнең рәсми датасы ― 1751 елның 3 июне. Авыл приходы 1751 елның 31 июлендә Изге Синод билгеләмәсе буенча ачыла һәм Можга приходы авылларыннан барлыкка килә. 1761 елда агач чиркәү төзелешенә грамота бирелә, ул 1763 елның 20 маенда төзелеп бетә һәм Изге Троица исеме белән изгеләндерелә. Авыл 1791 елга кадәр Казан епархиясе карамагында була, 1791 елдан ― Вятка епархиясенә күчерелә.[6] 1796 елда Алабуга өязен волостьларга бүлгәндә, башкалар арасында Асан волосте да оештырыла, аның составына Алнаши авылы кертелә.[7] Авыл статусы 1836 елда алынган. 1895 елда үзәге Алнаши авылында булган Алнаши волосте оеша.[8] 1815 елның 14 маендагы указ белән Вятка руханилар консисториясе таштан гыйбадәтханә төзелешен башларга куша. Таш гыйбадәтханәнең Петропавел престолы 1822 елның 1 октябрендә, Троицкий престолы 1836 елның 29 июнендә изгеләндерелә.[6]
1859 елгы унынчы ревизия нәтиҗәләре буенча, казна авылы Алнашиның (Троицк) 62 хуҗалыгында 187 ир-ат һәм 238 хатын-кыз яшәгән, становой фатиры, сәүдә урыны урнашкан булган һәм ике тегермән эшләгән.[9] 1867 елда авылда земство мәктәбе ачыла.[10] 1897 елда авылда 804 кеше яшәгән.[11]
1921 елда Алабуга өязе бүленгәндә, Алнаши волосте Вотяк автономияле өлкәсенең (1932 елдан Удмурт автономияле өлкәсе) Можга өязе составына тапшырыла. [12] 1924 елда административ берәмлекләрне эреләндергәндә, эреләндерелгән волость һәм авыл советы оеша. [12] 1929 елда Вотяк автономияле өлкәсе составында Алнаши районы оеша һәм Алнаши авылы районның административ үзәгенә әйләнә. [12][3] 1940 елда авыл чиркәве ябыла.[6]
Атамасы
Авылның исеме селькуплар телендәге анлаиштан килә, ан — «зур, озын күл, старица»; ла — суффикс; иш — «су чыганагы».[13]
Халкы
Халык саны – 6275 (2002), 6303 (2010), 7311 (2015) кеше.[20]
Милли состав
2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча [21]
Remove ads
Социаль инфраструктура
- Алнаши берләшкән тарих-әдәбият музее (2 филиалы белән) [22]
- Урта гомуми белем бирү мәктәбе[20](1967 елда нигезләнгән) [10]
- «Берёзка», «Родничок», «Солнышко» балалар бакчалары
- Сәнгать мәктәбе
- Балалар иҗат йорты
- Үзәк район хастаханәсе
- Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты
- Балалар йорты
- Элемтә бүлеге [23]
- Район мәдәният йорты
- Балалр-яшүсмерләр спорт мәктәбе
һ. б.
Икътисад
- Машина-трактор станциясе
Шәхесләр
- Геннадий Красильников (1928―1975), Удмурт АССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе (1963-1974), Удмурт АССР Югары Советы Рәисе (1963-1967).
- Петр Кубашев (1932—2010), удмурт язучысы, композитор, җырчы-башкаручы, тәрҗемәче. Удмурт АССР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Александр Соловьёв (1950), Удмуртия Республикасы Башлыгы (2014-2017).
- Виктор Туганаев (1941), язучы, биология фәннәре докторы.
- Анатолий Ушаков (?―2004), артист-юморист, РФ атказанган артисты.
- Герман Ходырев (1932—1995), балалар шагыйре, Удмуртиянең халык язучысы (1992).
- Владимир Ярыгин (1950), ату коралы конструкторы, РФ атказанган конструкторы (1998).[24]
Remove ads
Галерея
- Ашальчи Оки музее
- Авыл буасы
- Трокай Борисов һәйкәле
- Локаль сугышлар мемориалы
- Урта мәктәп бинасы
- Чиркәү
- Авыл үзәге
Искәрмәләр
Сылтамалар
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads