Кышкы Олимпия уеннары 1992

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кышкы Олимпия уеннары 1992
Remove ads

Кышкы олимпия уеннары 1992 (1992 Winter Olympics, Jeux olympiques d'hiver de 1992) — 1992 елның 8 февраленнән 23 февраленә кадәр Франциянең Альбервилль шәһәрендә узган халыкара спорт чарасы. Трамплиннан сикерү ярышлары Куршевель курортында уза.

Подробнее XVI Кышкы Олимпия уеннары ...
Подробнее Урын, Дәүләт ...

Франциядә узган уеннарда, СССР таркалып, Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе (БДБ) үзенең командасын төзеп, Олимпия байрагы астында уеннарга юллана. Ә менә Алмания, йәки ГФР белән ГДР республикалары, киресенчә, берләшеп, бер ил буларак бәйгегә чыга. Шуңа карамастан, БДБ спортчылары тугыз алтын, алты көмеш һәм сигез бронза медаль яулап, команда беренчелегендә Алманиядән гына калыша. Чаңгы спортыннан Любовь Егорова (өч тапкыр), биатлоннан Евгений Редькин, тимераякта фигуралы шуудан Наталья Мишкутенок белән Артур Дмитриев, биюдән Марина Климова белән Сергей Пономаренко һәм аерым шууда Виктор Петренко, хоккей җыелма командасы һәм чаңгы спортын биатлонга алмаштырган үзенчәлекле спортчы Анфиса Резцова таныла. Чит ил вәкилләреннән Швеция чаңгычылары Олимпия чемпионнары булып, ССРБ белән генә бүлешеп, бөтен «алтын»ны диярлек үзләре белән алып кайталар. Ә Олимпия уеннарының иң яшь чемпионы, 16-сын гына тутырган Финляндия спортчысы Тони Ниеминен трамплиннан сикерүдә беренчелекне бирми, исемен Олимпия тарихына беркетә.

Remove ads

Сылтамалар

Яшьлек газ. 2016 елның 5 март көнендә архивланган. (башк.)

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads