Альбина Шакирова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Альбина Илдус кызы Шакирова (1987 елның 30 марты, Тәтеш, Татарстан АССР, ССРБ) — стендка ату буенча махсуслашкан Россия атучысы. XXXI Җәйге Олимпия уеннарында катнашучы. Россиянең халыкара класслы спорт мастеры.
Remove ads
Биография
Альбина Шакирова 1987 елның 30 мартында Тәтеш шәһәрендә туа[1]. 11 яшьтән стендка ату буенча «Олимпия резервының республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе»нең Тәтеш филиалында ату белән шөгыльләнә башлый[2].
2017 елның 25 октябрендә Россия Федерациясе Спорт министрлыгы боерыгы белән Альбина Шакировага «Россиянең Атказанган спорт мастеры» дигән мактаулы спорт исеме бирелә[3]
Спорт карьерасы
Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада Альбина Шакирова шәхси зачётта 3 нче урынны һәм скит күнегүендә 1 нче команда урынын ала[2].
2014 елның июнь ахырында Сарлоспужтада (Венгрия) узган Европа чемпионатында Альбина Шакирова алтынчы була[4]. Октябрь аенда ул Әзербайҗанда, кытай кызы Вэй Мэйны 15:11 исәбе белән җиңеп, ату спорт төрләре буенча Дөнья кубогы финалына чыга[5].
2016 елның апрелендә Рио-де-Жанейрода (Бразилия) узган стендка һәм пуля белән ату буенча Дөнья Кубогында Альбина Шакирова, 75 мишеньнең 72 мишененә таң калып, квалификация нәтиҗәләре буенча алда була. Ярымфиналга чыккач 5 урынны яулый[6]. XXXI Җәйге Олимпия уеннарында 69 очко җыеп, америкалы Морган Крафт һәм аргентиналы Мелиса Хиль белән алтынчы урынны бүлә[7].
2017 елда стендка ату буенча шәхси беренчелектә дөнья чемпионатының көмеш медален яулый[8].
Remove ads
Спорт казанышлары
- Яшүсмер кызлар арасында Европа чемпионаты (2005, 2006) — 1 урын,
- Яшүсмер кызлар арасында Европа чемпионаты (2007) — 3 урын,
- Яшүсмер кызлар арасында дөнья чемпионаты (2006) — 2 урын,
- Яшүсмер кызлар арасында дөнья чемпионаты (2007) — 3 урын,
- 2011 Елгы Җәйге Универсиада (команда) —3 урын;
- Россия Чемпионаты (2011) — 1 урын[2];
- 2013 елгы ату буенча дөнья кубогы (3 этап) — 3 урын;
- 2013 Елгы Җәйге Универсиада (шәхси) — 3 урын;
- 2013 Елгы Җәйге Универсиада (команда) — 1 урын.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads