Альбина Шакирова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Альбина Шакирова
Remove ads

Альбина Илдус кызы Шакирова (1987 елның 30 марты, Тәтеш, Татарстан АССР, ССРБ) — стендка ату буенча махсуслашкан Россия атучысы. XXXI Җәйге Олимпия уеннарында катнашучы. Россиянең халыкара класслы спорт мастеры.

Кыска фактлар Альбина Шакирова, Туган ...
Remove ads

Биография

Альбина Шакирова 1987 елның 30 мартында Тәтеш шәһәрендә туа[1]. 11 яшьтән стендка ату буенча «Олимпия резервының республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе»нең Тәтеш филиалында ату белән шөгыльләнә башлый[2].

2017 елның 25 октябрендә Россия Федерациясе Спорт министрлыгы боерыгы белән Альбина Шакировага «Россиянең Атказанган спорт мастеры» дигән мактаулы спорт исеме бирелә[3]

Спорт карьерасы

Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада Альбина Шакирова шәхси зачётта 3 нче урынны һәм скит күнегүендә 1 нче команда урынын ала[2].

2014 елның июнь ахырында Сарлоспужтада (Венгрия) узган Европа чемпионатында Альбина Шакирова алтынчы була[4]. Октябрь аенда ул Әзербайҗанда, кытай кызы Вэй Мэйны 15:11 исәбе белән җиңеп, ату спорт төрләре буенча Дөнья кубогы финалына чыга[5].

2016 елның апрелендә Рио-де-Жанейрода (Бразилия) узган стендка һәм пуля белән ату буенча Дөнья Кубогында Альбина Шакирова, 75 мишеньнең 72 мишененә таң калып, квалификация нәтиҗәләре буенча алда була. Ярымфиналга чыккач 5 урынны яулый[6]. XXXI Җәйге Олимпия уеннарында 69 очко җыеп, америкалы Морган Крафт һәм аргентиналы Мелиса Хиль белән алтынчы урынны бүлә[7].

2017 елда стендка ату буенча шәхси беренчелектә дөнья чемпионатының көмеш медален яулый[8].

Remove ads

Спорт казанышлары

  • Яшүсмер кызлар арасында Европа чемпионаты (2005, 2006) — 1 урын,
  • Яшүсмер кызлар арасында Европа чемпионаты (2007) — 3 урын,
  • Яшүсмер кызлар арасында дөнья чемпионаты (2006) — 2 урын,
  • Яшүсмер кызлар арасында дөнья чемпионаты (2007) — 3 урын,
  • 2011 Елгы Җәйге Универсиада (команда) —3 урын;
  • Россия Чемпионаты (2011) — 1 урын[2];
  • 2013 елгы ату буенча дөнья кубогы (3 этап) — 3 урын;
  • 2013 Елгы Җәйге Универсиада (шәхси) — 3 урын;
  • 2013 Елгы Җәйге Универсиада (команда) — 1 урын.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads