Анатолий Юнысов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Анатолий Юнысов, Анатолий Госман улы Юнысов (бүләкләү кәгазьләрендә Анатолий Усманович Юнусов, 1934 ел, ССРБ, Казакъ ССР, Караганды өлкәсе, Октябрь районы, Майкодык — 1997 ел, Казакъстан) — йөк ташучы авыр автопоезд йөртүчеләр бригадиры, ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1985), Социалистик Хезмәт Каһарманының Алтын йолдызы Социалистик Хезмәт Каһарманы (1986), 11нче чакырылыш ССРБ Югары шурасы депутаты (19841989).

Кыска фактлар Анатолий Юнысов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1934 елда Казакъ ССР Караганды өлкәсе Октябрь районы Майкодык бистәсендә (хәзерге Караганды шәһәренең бер микрорайоны[1]) татар гаиләсендә туган.

1951 елда «Карагандашахтуправление» 2нче трестының төзелеш идарәсендә электр белән эретүче булып эшли башлый. 1956 елдан шул ук идарәдә машина йөртүче. 1974 елдан Акмола автотранспорт хуҗалыгында бригадир.

А. Юнысов Казакъстанда беренчеләрдән булып, үзбушаткыч ЗИЛ(рус.) машинасыннан һәм үз кулы белән җыйган ике үзбушаткыч прицебыннан торучы беренче автопоезд ясый. Әлеге автопоезд белән ул 60 тоннадан артык бөртек ташый башлый[2].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Әдәбият

  1. З. А. Махмутов. История татар Кокшетау и Акмолинской области. К.: Институт истории имени Ш. Марджани АН РТ, 2019, 154нче бит. ISBN 978-5-6042082-7-4

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads