Астана
Казакъстан башкаласы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Астана (каз. Астана ; 1961 елга кадәр — Акмолинск, 1961—1992 — Целиноград, 1992—1998 — Акмола, 1998-2019 — Астана — «башкала»[13], 2019 елдан — 2022 елның 17 сентябренә кадәр —Нур-Солтан[14], 2022 елның 17 сентябреннән ― Астана[15]) — Казакъстан җɵᴍһүриятенең башкаласы (1997 елның 10 декабреннән). Шәһәрнең халык исәбе 1 350 228 кеше тәшкил итә (2022), халык саны буенча Казакъстанның икенче шәһәре (Алматыдан соң). 2017 елның июнендә Астана миллионер-шәһәр статыcына җитә.
Илнең төньягында урнашкан, шәһәр 4 районга бүленгән.
Шәһәрнең мәйданы 722 км² тәшкил итә. Шәһәр даладагы тигезлектә урнашкан. Нур-Солтан шәһәре Ишем елгасы ике ярында тора.
Remove ads
Тарих
1830 елда Акмола шәһәре (русча Акмолинск) рус казаклары форпосты буларак нигезләнә. Форпост тирәсендәге торак урынына Бородино бәрелешендә катнашкан пaлкаyник Федор Кузьма улы Шубин нигез сала.
1854-1868 елларда Акмола Себер Кыргызлары Өлкәсендә керә.
1868 елда Акмола өлкәсе нигезләнә.
1961 елда төньяк Казакъстанда чирәмне үзләштерү бөтенсоюз үзәге буларак Целиноград дигән яңа атама бирелә.
1979 елда Төньяк Казакъстанда алман автономиясен булдыруга каршы чыгулар уза, нәтиҗәдә проект тормышка ашмый.
1992 елда шәһәргә беренче тарихи исем Акмола кире кайтарыла, Акмола татарча Ак кабер дип тәрҗемә ителә, чөнки шәһәрдән 20 км ераклыкта урнашкан Тайтүбә үрендә Абылай-ханның тарафдары танылган җирле кыпчак Нияз-би күмелгән. Акмола - Аккабер тәрҗемәсе булганга күрә 1998 елда шәһәргә Астана (тәрҗемәсе башкала) исеме бирелә.
1994 елда РК Югары Шурасы, ә 1997 елда Нурсолтан Назарбаев Алматыдан Астанага башкаланы күчерү турында ахыргы карар кабул итә.
1998 елда Астанага аерым икътисади зона статыcы бирелә, бөтен илдән шәһәрне төзүгә бик күп акча сарыф ителә.
2017 елда Астанада Expo 2017 халыкара күргәзмәсе уздырыла.
2019 елның 20 мартында Нурсолтан Назарбаев президент вазифасыннан киткәннән соң Казакъстан парламенты, президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Касыйм-Юмарт Тукаев (каз. Қасым-Жомарт Тоқаев) тәкъдимен хуплап, шәһәргә Нур-Солтан исемен бирү турында канунны кабул итә,
2022 елның 17 сентябреннән шәһәргә кире Астана атамасы кайтарыла. Казакъста Республикасы Президенты Касыйм-Җумарт Тукаев Конституциягә төзәтмәләр кертү (шул исәптән, башкалага элеккеге Астана исемен кире кайтару, дәүләт башлыгы вәкаләтләре вакытын җиде еллык чор белән чикләү һәм яңадан сайлану хокукы бирелмәү) турындагы законга имза куйган[15].
Remove ads
Күренешләре
- Хан-Шатыр - күңел ачу, сәүдә үзәгеХан-Шатыр - күңел ачу, сәүдә үзәге
- Бәйтерек манарасы
- Нур Астана мәчетеНур Астана мәчете
- Хәзрәт Солтан мәчетеХәзрәт Солтан мәчете
- Успение правослау чиркәвеУспение правослау чиркәве
- Астана триумфы торак комплексыАстана триумфы торак комплексы
Кардәш шәһәрләр
Шәһәрдә туган танылган шәхесләр
Казакълар
Татарлар, башкортлар
- Әкрам Галимов (1892-1913), язучы, мөгаллим.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads