Андромеда Томанлыгы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Андромеда Томанлыгы
Remove ads

Андромеда Томанлыгы (Андромеда галактикасы, M31, NGC 224) — Sb төрендәге бормалы галактика. Бу Киек Каз Юлына иң якын зур галактика Андромеда йолдызлыгында урнашкан һәм бездән ераклыгы 772 килопарсек (2,52 млн. яктылык елы). Безгә карата галактика яссылыгының авышлыгы 15° тәшкил итә, аның күренмә зурлык — 3,2°, күренмә йолдызча зурлык — +3,4.

Thumb
Андромеда Томанлыгы
Thumb
Андромеда Томанлыгының Исаак Робертс ясаган беренче фотосурәте
Thumb
Андромеда Томанлыгы (M31) Андромеда йолдызлыгында урнашкан

Андромеда галактикасы турында беренче мәртәбә фарсы астрономы Әс-Суфи үзенең хезмәтендә (946 ел) яза, ул аны «кечкенә болыт» буларак тасвирлый. 1612 елда галактиканы Симон Мариус телескоп аша күренмәләре нигезендә тасвирлый. Шарль Месье үзенең каталогын төзегәндә объектны M31 саны астында керткән. 1785 елда Уильям Гершель M31 үзәгендә кызыл тапчыкка игътибар итә.

Андромеда Томанлыгы, Киек Каз Юлы белән беррәттән, Җирле төркемгә керә, һәм Кояшка таба 300 км/с тизлек белән хәрәкәт итә. Астрономлар хисабы буенча, Андромеда галактикасы һәм безнең Галактика бер-берсенә карата 100–140 км/с тизлек белән якынлашалар. Шуңа күрә икәве 3–4 млрд. елдан соң бер берсенә бәрелергә һәм берләшергә тиешләр. Безнең Кояш системасын, ихтимал, көчле тартым тайпылышлары галактикаара киңлеккә чыгарып ташларлар. Әмма Кояш һәм планеталар таркалуы булмастыр.

Remove ads

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads