Анри Филипп Петэн
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Анри Филипп Петэн, фр. Henri Philippe Pétain (1856 елның 24 апреле, Па-де-Кале провинциясе — 1951 елның 23 июле, Йе утравы) — Франция хәрби һәм дәүләт эшлеклесе, маршалы (1918), 1940-1944 елларда коллаборацион француз хөкүмәте башлыгы (Виши режимы), бер үк вакытта
Андорра кенәзе.
Өченче рейх илбасарлары белән хезмәттәшлек итәргә (фр. collaboration - хезмәттәшлек итү) чакыра. Нәкъ Петэн "коллаборационизм" (фр. collaboration) сүзен кертә.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

1856 елның 24 апрелендә Төньяк Франциянең Па-де-Кале провинциясендә туган. Сен-Сир хәрби академиясен (1878) һәм Парижда югары хәрби мәктәп тәмамлаган. «Генерал» хәрби дәрәҗәсендә Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында катнаша. 1916 елның февралендә Верден кирмәнен саклау белән җитәкчелек итә. 1917 елның маеннан француз гаскәренең баш сәргаскәре. Сугыш тәмамлангач, «маршал» хәрби дәрәҗәсе ала, күп кенә дәүләт вазифаларын били: Югары хәрби шураның вице-президенты (1920-1931), хәрби министр (1934), генерал Франко Испаниясендә Франция илчесе (1939-1940) һ.б.
Remove ads
Икенче бөтендөнья сугышы


1940 елның маенда, Франция җиренә алман гаскәре басып кергәч, илнең премьер-министр урынбасары итеп билгеләнә. Шул вакытта ук Франциянең сугышта җиңелүен таный, июнь аенда премьер-министр итеп билгеләнгәч, Өченче республика (Франция) өчен хурлыклы Компьен солыхын имзалый. 10 июльдә Франция парламенты барлык хакимиятне Франциянең дәүләт башлыгы (фр. Chef d'État Français) маршал Петэн кулына тапшыра, бу Өченче республиканың бетүен белдерә. Аңа алмашка Виши режимы[1] килә.
Коллаборационизм атамасын да беренче булып, маршал Петэн куллана. 1940 елның 30 октябрендә радиодан милләткә мөрәҗәгатендә французларны Өченче рейх илбасарлары белән хезмәттәшлек итәргә (фр. collaboration - хезмәттәшлек итү) чакыра.

«Милли инкыйлаб» уздыру шигаре астында, Петэн режимы демократик ирекләрне кысу юлына баса, Каршылык күрсәтү хәрәкәте әгъзалары эзәрлекләнә.
Петэн турында сугыш башында таралган «ул — акыллы карт, алманнар белән күз буяу өчен генә хезмәттәшлек итә, чынлыкта Францияне коткару өчен тырыша» дигән ялган миф, алман илбасарлары илне талауны көчәйткән саен, кими бара.
Сугыш ахырында алман илбасарлары Петэн хөкүмәте әгъзаларын Алманиягә алып китә[2]. Бераздан ул Швейцария аркылы азат ителгән Франциягә кайта һәм үзенең язмышын гадел хөкем кулына тапшыра (версия: американнар французларга тотып бирә).
1945 елның августында Петэнга үлем җәзасы чыгарыла. Ләкин төрле елларда Петэн кул астында хезмәт иткән Франциянең Вакытлы хөкүмәте рәисе генерал де Голль үлем җәзасын гомерлек иректән азат итү белән алыштыра. Өлкән яшьтәге авыру тоткынга гуманлык күрсәтеп, аңа соңгы көннәрен төрмә хастаханәсендә түгел, ә гади хастаханәдә үткәрергә рөхсәт ителә.
Remove ads
Чыганаклар
- Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 26 (Пе-По). М.: НИ БРЭ, 2014. ISBN 978-5-85270-363-7
- Руссика. Школьная энциклопедия. Новейшая история. XX век. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-302-4
Сылтамалар
- Маршал Петэнга багышланган сайт 2017 елның 2 февраль көнендә архивланган.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads