Барыш
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Барыш (рус. Барыш) — Сембер өлкәсендәге кече шәһәр, Барыш районының административ үзәге.
Remove ads
География
Шәһәр Барыш елгасы өстендә, Сембердән 139 километрга көньяк-көнбатышка таба урнашкан. Тимер юл станциясе.
Тарих
Барыш бистәсе беренче тапкыр 1925 елда телгә алына.
1938 елда Барыш шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
1954 елда Барыш һәм Гурьевка шәһәр тибындагы бистәләре һәм Троицкое-Куроедово авылы Барыш шәһәренә берләштереләләр.
Халык
| 1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[11] |
|---|---|---|---|---|---|---|
| ~6 100 | 17 909 | 20 792 | 20 288 | 20 213 | 18 902 | 17 149 |
Икътисад
Сукно, кәгазь, өй җиһазлар фабрикалары. "Редуктор" заводы, төзү материалларны җитештерү. Азык-төлек сәнәгатенең предприятеләре.
Күренекле кешеләр
- Хәнифә Гыйсмәтуллина - өгаллимә, педагогика теоретигы, мәгърифәтче, язучи, публицист һәм шагыйрә. Хәнифә Гыйсмәтуллина — татар хатын-кызлардан беренче булып үз китабын чыгарган кеше (1890 ел). Беренче татар шагыйрәләренең берсе.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads

