Башкортларның федераль милли-мәдәни мохтарияте
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Башкортларның федераль милли-мәдәни мохтарияте, баш. Башҡорттарҙың федераль милли-мәҙәни автономияһы, рус. Федеральная национально-культурная автономия башкир (ФНКА башкир) — җәмәгать оешмасы, башкорт милләтенә караган һәм туган төбәгеннән читтә аз булган шәхесләрнең ирекле берлеге[1]. Мохтарият шурасы Мәскәү шәһәрендә урнашкан.
Тарих
Россия башкортларының федераль милли-мәдәни мохтарияте (МММ) Мәскәүдә БР вәкиллегендә 2015 елның 18 декабренда узган оештыру конференциясендә барлыкка килә.
Башкортларның МММ Татарстанда (2002 елдан[2]), Чиләбе (2015 елдан), Сарытау өлкәләрендә, Яһүд автоном округында һ.б. Россия регионнарында булдырылган[3].
2015 елның гыйнварында Чиләбе шәһәре башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оеша. Аннары Чиләбе өлкәсе Чибәркүл районы башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оеша. Соңрак «Чиләбе өлкәсе башкортларының өлкә милли-мәдәни мохтарияте» регион иҗтимагый оешмасы төзелә.
Шулар нигезендә, федераль милли-мәдәни мохтарият барлыкка килә[4].
Remove ads
Максаты
- Башкортстаннан читтә яшәүче башкортларның туган телен саклау, мәдәниятен, мәгарифен үстерү.
- Шул максатларны тормышка ашыру өчен, дәүләттән, федераль канун[5] нигезендә, акчалата ярдәм алу[6].
Мохтарият җитәкчелеге
- Рәисе — Россия Федерация җыены Федерация шурасының фән, мәдәният, мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова[7].
- Рәис урынбасары — Башкорт дәүләт университетының укыту эшләре буенча проректоры Юлай Янбаев.
- Рәис урынбасары — «Чиләбе өлкәсе башкортларының өлкә милли-мәдәни мохтарияте» регион иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Морис Юсупов.
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads