Башкортларның федераль милли-мәдәни мохтарияте

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Башкортларның федераль милли-мәдәни мохтарияте, баш. Башҡорттарҙың федераль милли-мәҙәни автономияһы, рус. Федеральная национально-культурная автономия башкир (ФНКА башкир) — җәмәгать оешмасы, башкорт милләтенә караган һәм туган төбәгеннән читтә аз булган шәхесләрнең ирекле берлеге[1]. Мохтарият шурасы Мәскәү шәһәрендә урнашкан.

Тарих

Россия башкортларының федераль милли-мәдәни мохтарияте (МММ) Мәскәүдә БР вәкиллегендә 2015 елның 18 декабренда узган оештыру конференциясендә барлыкка килә.

Башкортларның МММ Татарстанда (2002 елдан[2]), Чиләбе (2015 елдан), Сарытау өлкәләрендә, Яһүд автоном округында һ.б. Россия регионнарында булдырылган[3].

2015 елның гыйнварында Чиләбе шәһәре башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оеша. Аннары Чиләбе өлкәсе Чибәркүл районы башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оеша. Соңрак «Чиләбе өлкәсе башкортларының өлкә милли-мәдәни мохтарияте» регион иҗтимагый оешмасы төзелә.

Шулар нигезендә, федераль милли-мәдәни мохтарият барлыкка килә[4].

Remove ads

Максаты

  • Башкортстаннан читтә яшәүче башкортларның туган телен саклау, мәдәниятен, мәгарифен үстерү.
  • Шул максатларны тормышка ашыру өчен, дәүләттән, федераль канун[5] нигезендә, акчалата ярдәм алу[6].

Мохтарият җитәкчелеге

  • Рәисе — Россия Федерация җыены Федерация шурасының фән, мәдәният, мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова[7].
  • Рәис урынбасарыБашкорт дәүләт университетының укыту эшләре буенча проректоры Юлай Янбаев.
  • Рәис урынбасары — «Чиләбе өлкәсе башкортларының өлкә милли-мәдәни мохтарияте» регион иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Морис Юсупов.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads