Борис Веденеев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Борис Евгеньевич Веденеев (21 декабрь 1884 (2 гыйнвар 1885), Тифлис, — 1946 елның 29 сентябре, Мәскәү) — рус һәм совет галиме, энергетик һәм гидротехник. Беренче дәрәҗәдәге Сталин премиясе лауреаты (1943). Башлыча ГЭС төзелешен икътисадый нигезләү теориясе буенча белгеч.[4]
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
Борис Евгеньевич Веденеев 1884 елның 22 декабрендә Тифлиста туган. Петербург тимер юл инженерлары институтын 1909 елда тәмамлый. XX гасыр башында Мурманск һәм Ерак Көнчыгышта порт корылмаларын проектлау эше белән шөгыльләнә.
Днепрда гидростанцияне проектлауда катнаша. 1917 елгы Бөек Октябрь инкыйлабынан соң ГОЭЛРО планын эшләүдә зур өлеш кертё.
Днепр ГЭСы, Волховской ГЭСы[5] һәм Кондопожск ГЭСларын төзүдә җитәкчеләренең берсе булып эшли.
ССРБ Фәннәр академиясе академигы(1932) дигән фәнни исем бирелә. 1937 елдан Карелия АССРыннан ССРБ Югары Шурасы депутаты 1-2 чакыру депутаты булып сайлана.
Веденеев Борис Евгеньевич 1946 елның 25 сентябрендә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән.
Remove ads
Бүләкләре һәм премияләре
1943 елда Фән һәм техника өлкәсендә күпьеллык күренекле эшләре өчен Беренче дәрәҗәдәге Сталин премиясе бирелә.
Өч Ленин ордены (шул исәптән 01.01.1945)
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (10.06.1945)
Ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены
башка медальләр
Академик Веденеев Сталин премиясен ССБР Оборона фондына тапшыра.
Хәтер

1946 елда Б. Е. Веденеев исеме Ленинградта Бөтенсоюз гидротехника фәнни-тикшеренү институтына (хәзер «Б. Е. Веденеев исемендәге ВНИИГ» АҖ) бирелде.
Борис Веденеев хөрмәтенә Санкт-Петербург, Петергоф, Пермь, Заволжье, Волхов һәм Башкортстандагы Нуриман районының Павловка авылында урамнар аталды.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads