Буа дәүләт драма театры

Буа шәһәрендә 1918-1949 елларда эшләп килгән, 2007 елдан эшчәнлеген яңартып җибәргән татар театры From Wikipedia, the free encyclopedia

Буа дәүләт драма театры
Remove ads

Буа дәүләт драма театры, Буа сатира театры — Сембер губернасы Буа өязе (1920 елдан ТАССР Буа кантоны, 1930 елдан Буа районы) Буа шәһәрендә 1918-1949 елларда эшләп килгән, 2007 елдан эшчәнлеген яңартып җибәргән татар театры.

Кыска фактлар Урынлашу, Нигезләнгән ...
Thumb
Театрның яңа бинасы. 2023

Тарих

Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:

Инкыйлабка кадәр үк Буа шәһәрендә үзешчәннәр дәрәҗәсендә татарча спектакльләр әзерләнгәне мәгълүм. 1915 елда Әкрәм Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә «Казанга сәяхәт» спектакле әзерләнә, ләкин (шәһәрнең үзендә цензор булмау сәбәпле) «спектакль цензура тикшерүе узмаган» дигән сылтау белән аны тамашчыларга күрсәтергә рөхсәт бирелми.

Remove ads

Буа сатира театры

Remove ads

Куелган спектакльләр

Глазов шәһәренең «Парафраз» театры баш режиссеры Дамир Сәлимҗанов Буа театры сәхнәсендә «Урам себеркесе» спектаклен куйган. [5]

Бина

Thumb
Буа театрының элекке бинасы

Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 68 йорт адресы буенча урнашкан бина 1924 елда хөкүмәт биргән 12 мең сумга махсус театр өчен төзелгән. 2007 елда төзәтү эшләре башкарылган. Тамаша залында 194 урын. Коллективта 100 кеше хезмәт куя.

Театр елга 170-180 тамаша күрсәтә, 25 мең тамашачы җыя[6]

Яңа бина

2023 елның декабреннән театр эшчәнлеген реконструкциядән соң ачылган район мәдәният йортында алып бара. Әлеге бина «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни тирәлек» федераль проекты кысаларында төзекләндерелгән. Театр бинасы ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Ирадә Әюпова һ.б. катнашкан[7].

Яңа бина мәйданы 3,5 мең кв.метрны тәшкил итә. Залда 400гә якын тамашачы урыны, биредә 2 мәйданчык – очрашулар өчен зал һәм зур зал бар[8].

Remove ads

Артистлар

Раил Садриев, Татарстанның атказанган артисты (2023) Гөлназ Гыйззәтуллина, Илдар Латыйпов, Зөһрә Морзаханова, Әминә Шәрәфетдинова, Лилия Галиуллина, Чулпан Хикмәтова, Илшат Гайсин, Ренат Әкбәров, Рамил Шәрәпов, Вилдан Ибраһимов, Айгөл Сәгиева, Алсу Шиһабетдинова, Гөлзадә Камәретдинова, Фәнил Кулеев, Вилнур Шәйхетдинов, Рәзилә Мөхлисуллина (2017-2018) һ.б.

Уңышлары

  • 2025 ел ― Бөтенроссия «Заманча драматурглар әсәрләре буенча спектакльләр кую» конкурсы җиңүчесе ― «Өйгә кайт» спектакле белән[9].

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads