Барый Тарханов
драма актеры, татар театрына нигез салучыларның берсе, «Ирек» театр труппасын (Сембер) оештыручы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Барый Тарханов (сәхнә псевдонимы[1], чын исеме Барый Гаффаров), Барый Шиһабетдин улы Гаффаров, рус. Тарханов (Гафаров) Бари Шигабутдинович (1892 елның 5 ноябре, РИ, Сембер губернасы, Сембер өязе, Олы Тархан – 1935 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актеры, татар театрына нигез салучыларның берсе, «Ирек» театр труппасын (Сембер) оештыручы. Беренче булып Татарстан АССР атказанган артисты исемен алган арист (1926).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1892 елның 5 ноябренда Сембер губернасы Сембер өязе (1920 елдан Татарстан АССРның Буа кантоны, 1938 елдан Олы Тархан, 1959 елдан Тәтеш районы) Олы Тархан авылында[2] (кайбер чыганакларда[3] Сембер шәһәрендә) туган.
Хезмәт юлы
- 1908 елда «Сәйяр» труппасында уйный башлый.
- Инкыйлабка кадәр «Нур» труппасында (Уфа) эшли.
- 1916 елда Сембердә «Ирек» татар артистлары коллективы (инкыйлабтан соң «Кызыл йолдыз») исеме астында татар драма труппасын оештыра (Труппа 1921 елда таркала). Әлеге труппада төрле елларда Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми, Фәтхия Йосыпова, Сәет Булатов һ.б. уйный[4].
- 1921 елдан Ырынбурда Габдулла Кариев исемендәге пролетар труппасында (соңрак Ырынбур татар театры) эшли.
- 1924-1926 елларда Габдулла Кариев исемендәге Буа театрында (хәзерге Буа дәүләт драма театры) сәнгат җитәкчесе. Шул ук елда хөкүмәт биргән 12 мең сум акчага театр өчен махсус бина (Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 68 йорт) салдыра. Барый Тарханов җитәкчелегендә 12 кешедән торган труппа эшләгән 2 ел Буа театрының чәчәк аткан чоры булып тора[5].
- 1926-1928 (төрле елларда өзеклек белән) Казанда Татар дәүләт академия театрында уйный.
- Петропавел, Троицк татар театрларында рольләр башкара[6].
Remove ads
Уйнаган рольләре
Габдулла Кариевның психологик театр алымын үзләштергән, үзенчәлекле драматик һәм комик сәләткә ия булган артист.
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
Искәрмәләр
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads