Варвара Колядина
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Колядин, Варвара Васильевна (23.12.1896, Соловцовка авылы, Пенза өязе, Пенза губернасы — 13.10.1967, Мәскәү) — башлангыч класлар укытучысы, РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы, РСФСР Югары Советы депутаты.
Remove ads
Биографиясе
Варвара Колядина 1896 елның 23 декабрендә Пенза губернасының Соловцовка авылында туган. 1916 елда Икенче Пенза хатын-кызлар гимназиясен тамамлый (педагогик сыйныф белән). 1916-1923 елларда Варвара Васильевна Пенза губернасының Любятино һәм Дубенское авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1924-1958 елларда — Пенза шәһәрендә В. Г. Белинский исемендәге 1-се урта мәктәптә укытучы булып эшли. Аның исеме Пенза шәһәренең атказанган һәм орденлы укытучыларының Почет китабына кертелгән.
Remove ads
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- 1929-30 уку елында Пенза шәһәрендә иң яхшы укытучы исеме.
- Ударник профработы исеме (1930 й.).
- Мәдәни фронт ударнигы исеме (1937 й.) «Красный пролетарий» фабрикасында «Наданлыкны бетерергә» җәмгыятендә эше өчен.
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1946).
- Хөрмәт Билгесе ордены (1949 й.).
- «РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы» исеме (1954).
Иҗтимагый эшмәкәрлеге
- Ике тапкыр 1951 һәм 1955 елларда РСФСР-ның Югары Советы депутаты итеп сайлана.
- 1952 елда Бөтен Союз тынычлык яклылар конференциясенә делегат.
- 1957 елда Пенза өлкә хезмәтчәннәр депутатлары Советы депутаты итеп сайлана.
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads