Виктор Виноградов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Виктор Владимирович Виноградов ( 31 декабря 1894 [12 гыйнвар 1895], Зарайск - 1969 елның 4 октябре, Мәскәү ) - Совет лингвисты-русисты һәм әдәбият белгече, филология фәннәре докторы (1940), ССРБ Фәннәр академиясе академигы (1946). Лингвистика өлкәсендә иң зур фәнни мәктәпкә нигез салучы. Икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты, (1951).
Remove ads
Биографиясе
Виктор Виноградов 1917 елда Петроградның ике университетын — археология һәм тарих-филология тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң, фән белән шөгыльләнүне дәвам итү өчен, ул шунда кала. Ул чиркәү тарихын өйрәнә, хәтта фәнни эш яза.
Бу чорда академик А.Шахматов аның зур потенциалын күреп кала һәм Виноградовны рус сүзлеге темасына диссертация әзерләү буенча стипендиат итеп кабул итүне юллый. Виктор Владимирович 1919 елда А. Шахматов җитәкчелегендә «История звука [Ь] в северно-русском наречии» темасына магистрлык диссертациясе яза. Уңышлы яклаганнан соң аңа профессор вазифасын тәкъдим итәләр һәм ул анда 10 ел эшли.
Профессор В.В. Виноградов төп эше белән беррәттән әдәбият гыйлеме һәм лингвистика белән дә шөгыльләнә. Җирле интеллигенция даирәсендә аның хезмәтләре бик популяр була. Стилистикадан тыш, галим әдәби әсәрләрне өйрәнүнең тарихи аспекты белән дә кызыксына. Соңрак лингвист автор стилистикасы һәм автор образы категориясе турында тәгълимат иҗат итә.
1930 елда ул Мәскәүгә күчеп килә. 4 елдан соң аны «славистлар»эше буенча кулга алалар. Виноградовны 2 елга Вяткага сөргенгә җибәрәләр. Соңрак аңа Можайскига күчәргә һәм хәтта укытырга рөхсәт итәләр.
Бөек Ватан сугышы башлану белән Виктор Владимирович ышанычсыз дип 1943 елның җәенә кадәр янә Тобольск шәһәренә җибәрелә. Аңа рәсми рәвештә эшләүне тыялар, шуңа күрә ул аерым сүзләр тарихын кечкенә кәгазь битләрендә яза. Сугыштан соң галимне Мәскәүгә кайтаралар.
1944 елдан 1948 елга кадәр Виноградов МДУның филология факультеты деканы вазыйфасында эшли һәм 23 ел буе рус теле кафедрасын җитәкли.
1960нчы елларда ул СССР Фәннәр академиясенең орфографик комиссиясе рәисе була.
1958 елдан Виноградов СССР Фәннәр академиясенең рус теле институтын җитәкли (1995 елда институтка аның исеме бирелә); үлеменнән бер ел элек директор вазифасыннан китә [5] .
1967-1969 елларда ул СССР Фәннәр академиясенең Россия әдәбияты институтында (Пушкин йорты) тарихи поэтика һәм стилистика секторы мөдире булып эшли.
Галим шулай ук берничә тапкыр дәүләт һәм иҗтимагый постта да эшли: РСФСР Югары Советы депутаты (1951-1959) һәм эшчеләрнең халык депутатлары Мәскәү шәһәр Советы депутаты , Совет тынычлык комитеты һәм Зур Совет энциклопедиясенең 2 нче чыгарылышының төп редакциясе әгъзасы, славистларның Совет (1955-1969) һәм Халыкара (1956-1958) комитетлары рәисе, МАПРЯЛның беренче президенты (1967-1969).
Виноградов тормышының соңгы елларында аның идеялары төрле тел белгечләре тарафыннан таныла, һәм аның мәктәбе рус телендә иң зуры (санлы) булып формалаша.
1969 елның 24 октябрендә Мәскәүдә бөек лингвист вафат була. Аны Новодевичье зыяратында җирлиләр. В. В. Виноградов китапханәсе Пушкин йортына тапшырыла.
Remove ads
Бүләкләр һәм исемнәр
- Ленин ордены (1953);
- ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрак ордены (06/10/1945, 1965);
- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1951) );
- Мәскәү дәүләт университеты Ломоносов исемендәге премиясе (1945, 1951);
- "Фән һәм кешелеккә хезмәтләр өчен" көмеш медале ( Чехословакия Фәннәр академиясе, 1968). һәм башкалар
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads