Виктор Орешников
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Виктор Михайлович Орешников (1904 елның 7 (20) гыйнвары, Пермь, Россия империясе — 1987 елның 15 марты, Ленинград, ССРБ) — совет рәссамы, педагог, портрет мастеры. ССРБ Халык рәссамы (1969). Ике Сталин премиясе лауреаты (1948, 1950).
Remove ads
Тормыш юлы
Виктор Орешников 1904 елның 7 (20) гыйнварында Пермьдә туа.
1918 елда Пермьдә И. И. Туранский шәхси сәнгать мәктәбендә, аннары Пермь югары сәнгать-сәнәгать остаханәләрендә (1921 елдан — Пермь сәнгать техникумы) В. А. Оболенскийда белем ала[4]. 1927 елда Ленинградта Югары сәнгать-техник институтын (ВХУТИН) К. С. Петров-Водкин остаханәсендә тәмамлый. 1936 елда И. Е. Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институты аспирантурасын, И. И. Бродский остаханәсен тәмамлый.
Жанр, тарихи-революцион картиналар, портретлар, натюрмортлар, пейзажлар авторы. Бөек Ватан сугышы вакытында эвакуациядә күп эши, агитация Гитлерга каршы плакатлар, панно, газеталар өчен рәсемнәр, портретлар, картиналар, этюдлар булдыра.
1930—1987 елларда И. Е. Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында укыта, монументаль рәсем ясау остаханәсе җитәкчесе була (1948—1950). 1953—1977 елларда — институт ректоры. Сәнгать белеме кандидаты (1937). Сәнгать белеме докторы (1948). Профессор (1949). ССРБ Сәнгать академиясенең Ленинград иҗат остаханәсен җитәкли (1960 елдан).
Рәссамның шәхси күргәзмәләре Ленинград шәһәрендә (1954, 1974, 1985) һәм Мәскәүдә (1975) узган. 1989—1992 елларда рәссам вафат булганнан соң, аның эшләре Франциядә L' Ecole de Leningrad рус рәсеме күргәзмәләрендә һәм аукционнарында уңышлы тәкъдим ителә[5].
ССРБ Сәнгать академиясе академигы (1954; әгъза-корреспондент 1947). 1932 елдан ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы.
1987 елның 15 мартында Ленинградта вафат була. Литераторские мостки да җирләнгән.
Гаилә
- Әтисе — Михаил Петрович Орешников, киңәшче
- Әнисе — Ольга Николаевна Орешникова
- Хатыны — Мәдинә Владимировна Орешников (Калманова) (1912—1987)
- Улы — Орешников, Александр Викторович (1939 елда туган), рәссам
- Оныгы — Ольга Орешникова (1962 елда туган), рәссам
- Оныгы — Павел
- Улы — Орешников, Александр Викторович (1939 елда туган), рәссам
Remove ads
Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр
- РСФСР Халык рәссамы (1956)[6]
- ССРБ Халык рәссамы (1969)
- III дәрәҗә Сталин премиясе (1948) — «В. И. Ленин Петербург университетында имтиханда» (1947) картинасы өчен
- III дәрәҗә Сталин премиясе (1950) — «Петроград оборонасы штабында» картинасы өчен (1949)
- Ленин ордены (1974)
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1957)
- «Почёт Билгесе» Ордены (1961)
- Халыклар Дуслыгы ордены (1984)
- Хезмәт ветераны медале
- «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале
- «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале
- «Ленинградның 250 еллыгы истәлегенә» медале
Remove ads
Рәсемнәр авторы
- «В. И. Ленин Петербург университетында имтиханда» (1947, Санкт-Петербург дәүләт университеты)
- «Петроград оборонасы штабында» (1949, Третьяков галереясе)
- Хатыны (М. В. Орешникова) (1945, Пермь дәүләт сәнгать галереясе), Иосиф Сталин (1948), балерина Алла Шелест (1949), Всеволод Лишев (1952), Борис Пиотровский[7] (1970—1971), ССРБ Халык артисты Владимир Тхапсаев (1955) (Төньяк-Осетин сәнгать музее) портретлары.
- «Сибирячка» (1987), Репин исемендәге Сәнгать академиясе)
Хәтер
- Санкт-Петербургта 1967—1987 елларда рәссам яшәгән йортта (Петровская яр буе, 4 нче йорт) мемориаль такта урнаштырылган.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads