Виталий Агапов

җырчы, җәмәгать эшлеклесе, үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе From Wikipedia, the free encyclopedia

Виталий Агапов
Remove ads

Виталий Агапов, Виталий Василий улы Агапов (1960 елның 1 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Сәвәләй) — җырчы, җәмәгать эшлеклесе, үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2001), Татарстанның халык артисты (2010). Өч йөз җыр авторы. Татарстан халыклары ассамблеясенең Чаллыдагы филиалы җитәкчесе.

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1960 елның 1 июнендә Татарстан АССР Зәй районы Сәвәләй авылында керәшен гаиләсендә туган.

Ике махсус урта белем алган: «эчке хезмәт лейтенанты» белгечлеге буенча ССРБ ЭЭМ Ивановодагы янгын-техник укуханәсен (2015 елдан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иваново дәүләт янгынга каршы хезмәте академиясе) (1986), «социаль-мәдәни эшчәнлек һәм халык иҗаты» белгечлеге буенча Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен (2013) тәмамлаган. Югары белемне КИСИның Чаллы филиалында алган. Ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән.

Зәй районы Төги авылы мәктәбендә укытучы булып, КамАЗның янгын хәвефсезлеге хезмәтендә (ССРБ ЭЭМ ОВПО-4) эшләгән, шәхси эшмәкәр булган.

Ивановода укыган елларында «Текстильный край» бию ансамбле составында XII Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә(ингл.) (Мәскәү, 1985) катнаша.

Яр Чаллының «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты каршындагы үзешчән сәнгать коллективы — «Карендәшләр» ансамбле җитәкчесе, «Моңлы Чаллы» җыр театры җитәкчесе вазыйфасын башкара[1].

Remove ads

Иҗаты

Беркайчан да артист һәм композитор булырга хыялланмаган, шул өлкәдә эшләмәгән, мәктәптә музыка дәресләре алмаган гади бер авыл баласы. Мич чыгаручы бабасы Иванның кул кубызында (скрипка) уйнавын тыңлап үсә. Әнисе Мария такмаклар җырлаучы, әтисе Василий гармунчы һәм баянчы булган. Укытучы булган, янгын сүндерүче һөнәрен үзләштергән, җиһазлар ясаучы булып эшләгән — сәхнәгә 35 яшьтә генә менә[2].

300 җыр авторы, шуның 75е үзенең сүзләренә язылган. Ике җыр китабы чыгарган. Балалар өчен язылган җырлары шактый («Әбием әкиятләре», «Алфавиттагы хәрефләр», «Нәни кыз Гүзәл», «Ике дус», «Зуррак үсим әле», «Наша семья» һ. б.) Иҗаты турыдан-туры керәшен фольклоры белән бәйле. Иҗат юлы башлануга «Эй, Сәвәләй, Сәвәләй» («Сәвәләй такмаклары») җыры сәбәпче булган. «Әнкәй гөле» һәм «Онытмагыз ялгыз әткәйләрне» җырлары популяр.

1994 елда «Моңлы Чаллы» җыр студиясе оештыра (10 елдан соң «Моңлы Чаллы» җыр театры, тагын 10 елдан «Виталий Агапов продюсерлык үзәге»). 25 елда 50гә якын яшь талант иясе «Моңлы Чаллы» аша сәхнәгә юл тапкан. Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Ринас Әхмәтов, Айдар һәм Алмаз Юнысов һ. б. яшь җырчыларга популяр булып китәргә ярдәм иткән.

Чаллы шәһәрендә «Керәшеннәр җырыу әйтә» проектын башлап җибәргән.

Remove ads

Җәмәгать эше

Яр Чаллы шәһәр шурасының Бердәм Россия фиркасеннән сайланган депутаты, мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия әгъзасы[3].

Татарстан халыклары ассамблеясенең Чаллыдагы филиалы җитәкчесе; ТР керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы[4]; «Яр Чаллы шәһәренең керәшеннәр җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе[1].

Зәй районы Сәвәләй авылында Троица чиркәве, Чаллыда керәшен чиркәве төзелешендә ярдәм итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Өйләнгән. Хатыны Галина, өч улы: ..., ..., Владислав.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads