Владимир Васильев (1935)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Владимир Васильев (1935)
Remove ads

Владимир Васильев (Владимир Михаил улы Васильев, рус. Владимир Михайлович Васильев) – дирижёр, педагог. РСФСР (1984) һәм ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты (1984). Профессор (2000).

Кыска фактлар Владимир Васильев, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1935 елның 27 июлендә Вологда шәһәрендә туган. Ленинград дәүләт академия капелласы каршында хор укуханәсен (1953), Ленинград консерваториясен (1958), Казан консерваториясендә опера-симфония дирижёры сыйныфы буенча аспирантура (1969) тәмамлаган.

Чиләбе, Әдис опера театрларында баш дирижёр була. Россиянең төрле театрларында 60 опера, балет, оперетта куюда катнаша. Польша, Алмания, Бельгия, Австрия, Швейцария, АКШ, Италиядә гастрольләрдә була.[1]

Remove ads

Иҗаты

Thumb
Владимир Васильев

Репертуарында чит ил, рус һәм татар композиторларының төрле жанрдагы әсәрләре, шул исәптән 70 операсы һәм балеты. Казан консерваториясе һәм Казан музыка укуханәсенең студентлар оркестрлары белән җитәкчелек итә. Концерт программасы гаять бай.[2]

Репертуар

  • «Җәлил» (опера) Н. Җиһанов
  • «Алтынчәч» (опера) Н. Җиһанов
  • «Беренче факел» (оперетта) Ә. Бакиров (1970)
  • «Шүрәле» (балет) Ф. Яруллин
  • «Мәкерле песи» Л. Хәйретдинова
  • «Кенәз Игорь» (опера) А. Бородин
  • «Пики дамасы» (Пиковая дама) (опера) П.Чайковский
  • «Макбет» (балет) К. Молчанов
  • «Конёк-горбунок» (балет) Р. Щедрин
  • «Анна Каренина» (балет) Р. Щедрин
  • «Кармен-сюита» (балет) Р. Щедрин
  • «Тиль Уленшпигель» (балет) Е. Глебов
  • «Таңнар монда тыныч» (А зори здесь тихие) (опера) К. Молчанов
Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хезмәтләре

Васильев В.М. Хәйдәр Бигичев турында дирижёр истәлекләре. китапта: Размышления о музыкальном театре Казанской консерватории: Статьи. Воспоминания. Беседы. – Казан: КДК, 2010.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads