Владимир Демченко
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Владимир Демченко, Владимир Андрей улы Демченко (рус. Владимир Андреевич Демченко, 1949 елның 8 апреле, Чечен-Ингуш АССР, Гудермес) — сынчы рәссам. Татарстанда, аерым алганда Казанда, Алабугада, Яр Чаллыда куелган күп санлы һәйкәлләрнең авторы. Мәскәү рәссамнары берлеге әгъзасы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1949 елның 8 апрелендә Чечен-Ингуш АССРның Гудермес шәһәрендә туган. Мәскәү өлкәсенең Хотково шәһәрендәге Абрамцево сәнгать-сәнагать училищесында, Серов исемендәге Ленинград сәнгать училищесында, Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтында, Грозныйда дәүләт университетында укый.
30 дан артык сын — һәйкәл ясаган, алар 3 илдә — Франциядә, Казакъстанда, Русиядә урнашкан.
Иң күренекле хезмәтләре
Казанда

- Казан Кремлендәге «Сынчылар» (рус. Зодчие) композициясе[2].
- Тукай мәйданында Лев Гумилев бюсты (2005)( Александр Головачёв белән берлектә)[3].
- Казанның Меңьеллык паркында «Казан» фонтаны.
- Татарстанның мәдәнияте һәм сәнгатенең күренекле шәхесләренә багышланган унлап хезмәт.
- "Вдоль да по речке, вдоль да по Казанке серый селезень плывет" җыры буенча үрдәк сыны һ. б.
Алабугада

Сынчының 11 хезмәте бар:
- «Элемтәче белән Хат ташучы» (рус. Связист и Почтальон) (2007)
- Бехтерев һәйкәле (2007)
- Марина Цветаева һәйкәл-бюсты
- Дмитрий Стахеев һәйкәле (2003)
- «Нефтьче» һәйкәл-фонтаны
- Сугышчы - интернационалистларга һәйкәл һ.б.
Чаллыда

- Габдулла Тукай һәйкәле (2011 елның 22 ноябрендә ачылган, 16/09 йорты янындагы скверда, Ершов тукталышы)[4].
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads