Владислав Ачалов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Владислав Ачалов
Remove ads

Владислав Ачалов (13.11.1945-23.06.2011) — Россия хәрбие, генерал-полковник.

Кыска фактлар Владислав Ачалов, Россия десантчылары Берләшмәсенең рәисе ...
Remove ads

Тормыш юлы

1945 елның 13 ноябрендә Татарстан АССРның Арча районында (бүгенге көндә Әтнә районында) урнашкан Атамыш авылында туган.

1966 елны Казан танклар Кызыл Байрак орденлы Татарстан АССРның Югары Советы исемле уку йортын тәмамлый.

Хәрби хезмәтне танклар взводы командирыннан башлап, аннары танклар ротасы командиры була. 1973 елдан башлап, Бронетанк гаскәрләренең хәрби академиясен тәмамлагач Һава десанты гаскәрләрендә (ҺДГ): полк командирының урынбасары, 1974 елда — парашют десант полкының командиры, 1977 елда — һава десанты дивизиясының командирының урынбасары , 1978 елда — һава десанты дивизиясы командиры.

1984 елдан, ССРБ Кораллы Көчләрнең Генераль штабының К.Е. Ворошилов исемле хәрби академиясен тәмамлагач танк армиясенең җитәкчесе урынбасары, танк армиясенең җитәкчесе, штаб башлыгы, Ленинград хәрби бүлгесенең җитәкчесе беренче урынбасары.

1989 елның гыйнвардан башлап 1991 елның декабренә хәтле — ҺДГ җитәкчесе. 1990 елның гыйнваренда Бакы шәһәрендәге хәрби операциясенең координаторы булды.

1991 елның декабреннән башлап 1991 елның августынә хәтле — ССРБ Саклану Министрының урынбасары.

1990 елның мартында 708 сайлау бүлгесеннән РСФСРның халык депутаты булып сайлана.

Хәрби патриотик эш белән шөгыльләнә. Руссиянең ҺДГ һәм махсус максатлы гаскәр (спецназ) ветераннары Берләшмәсенең президенты. Армиягә ярдәм итү оештыру комитетына кергән булган.

Remove ads

Чыганаклар

  • Владислав Ачалов. "Я скажу вам правду". —М., Ист-Факт, 2006, 336 c. ISBN 5-901534-14-х
  • Владислав Ачалов. "Мера воздействия — расстрел. Книга 2. Я скажу вам правду". —М., Книжный мир. 2010, 510 с. SBN: 978-5-8041-0512-0
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads