Габделразак Гурна
танзанияле язучы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Габделразак Гурна (суах. һәм ингл. Abdulrazak Gurnah, гарәп. عبد الرزاق گرناہ; 1948 елның 20 декабре, Занзибар, Занзибар) — инглиз телендә иҗат итүче танзанияле язучы, Бөекбританиядә яши. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2021).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1948 елда Занзибарда мөселман гарәп гаиләсендә туган. 1968 елда Бөекбританиягә күчеп килгән, укуын дәвам иткән.
1970―1982 елларда Нигериянең Байеро университетында лекцияләр укыган.
1982 елда Бөекбританиянең Кент универсиитетында докторлык дәрәҗәсен яклый. 1985 елда үзе укыган югары уку йортына укытучы урынына кабул ителә һәм постколониаль әдәбият, диаспоралар, барыннан да элек, Көнчыгыш Африкадагы Бөекбритания колонияләреннән, Һиндстан һәм Кариб утрауларыннан чыккан язучыларның иҗатына багышланган лекцияләр курсы укый. Хәзерге вакытта профессор дәрәҗәсендә Кент университетында инглиз теле кафедрасында аспирантураны җитәкли[1][2].
«Африка язуы турында эссе» ике томлы җыентыгының җаваплы мөхәррире була. «Салман Рушдига компаньон» һәм «Уасафири» журналының редакторы булып тора[3]. Хәзерге заман постколониаль язучылар, ш.и., Видиадхара Сураджпрасада Найпола, Салман Рушди, Зоя Уикомб турында тикшеренүләр авторы.
2021 елда «колониализм нәтиҗәләрен һәм качак язмышын мәдәниятләр һәм кыйтгалар арасындагы бушлыкта компромисссыз һәм мәрхәмәтле тикшергән өчен» [4] Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе ала.
Remove ads
Әсәрләре
- «Китү турында хәтер» (ингл. Memory of Departure, 1987)
- «Саилчеләр юлы» (ингл. Pilgrims Way, 1988)
- «Дотти» (ингл. Dottie, 1990)
- «Оҗмах» (ингл. Paradise, 1994)
- «Тынлыкка соклану» (ингл. Admiring Silence, 1996)
- «Диңгез буенда» (ингл. By the Sea, 2001)
- «Дезертирлык» (ингл. Desertion, 2005)
- «Минем әни Африкада фермада яшәде» (ингл. My Mother Lived on a Farm in Africa, 2006) — хикәяләр җыентыгы
- «Соңгы бүләк» (ингл. The Last Gift, 2011)
- «Чуерташ йөрәк» (ингл. Gravel Heart, 2017)
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads