Суахили

From Wikipedia, the free encyclopedia

Суахили
Remove ads

Суахили (kiswahili) — банту телләренең иң киң кулланылган һәм Африка континентындагы төп телләрнең берсе. Этникара аралашу теле буларак суахили теле көнчыгыштан Көнчыгыш һәм Үзәк Африкада Һинд океаны ярларыннан көнбатышта Конго Демократик Республикасының үзәк өлкәләренә кадәр, төньяктан Сомалидан көньяк чиге Мозамбикка кадәр киң территориядә таралган.

Кыска фактлар Суахили, Дәүләт ...

Танзания, Кения һәм Угандада суахили дәүләт теле булып тора. Бу тел Руанда, Бурунди, Замбия, Малави, һәм Комор утрауларында (комор теле), Мадагаскарда киң кулланыла. Суахили — Африка союзында эш теле статусын (2004 елдан) алган бердәнбер тел.

Төрле мәгълүмат буенча суахили теле 2,5 — 5 млн кешенең туган теле, тагын да 50 — 70 млн кешенең икенче һәм өченче аралашу теле булып тора.

Remove ads

Килеп чыгышы

Борынгы атамасы Кингози булган, әмма Гарәп илләреннән сәүдәгәрләр килү белән, сүзлекләре кушылган. Башта ул Гарәп язуы белән язылган булган. Иң беренче Суахили телендәге документлар 1711 елга карый, алар Мозамбик Португалларына һәм шурадашларына җибәрелгән булган. Оригиналь хатлар Һиндстанның Гоа музеенда саклана.

Дж. Гринберг генетик квалификациясе буенча банту телләре нигеро-конголезск гаиләсендәге бенэ-конголезск төркеменә керә.

Хәзерге суахили латин алфавитын куллана.

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads