Габсбурглар монархиясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Габсбурглар монархиясе
Remove ads

Габсбурглар монархиясе, Габсбурглар империясе яки Австрия монархиясе (алман. Habsburgermonarchie, Österreichische Monarchie) — Габсбургларның Австриядәге биләмәләре идарәсе астындагы җыелма территорияләренең рәсми рәвештә атамасы.

Thumb
Габсбурглар монархиясенең үсеше

Гадәттә 1526 елдан башланган дәвергә атап кулланыла, нәкъ шушы вакытлардан Фердинанд I үзенең биләмәләренә Чехия таҗы җирләрен һәм Маҗарстанны куша. Бу дәвер Австрия империясе оештырылганга кадәр бара.

Thumb

"Габсбурглар монархиясе" термины 1276 елдан башланган чордан (Австриянең Габсбурглар идарәсе астына күчү вакыты) 1918 елга кадәр (Австро-Венгриянең җимерелүе) киңрәк мәгънәдә дә куллана ала. 1804 елга кадәр Һабсбурглар идарәсе астындагы территорияләрнең рәсми рәвештә бердәм исеме булмый.

Габсбурглар империясе атамасы шулай ук Испания, Испания Нидерландлары, Фран - Конне, Ломбардия, Неаполитан кыйраллыгы, Сицилия, Сардиния һәм Испаниянең Америкада биләмәләрен үз эченә алган Изге Рим империясе императоры Карл V Һабсбург идарәсе астындагы дәүләт берәмлекләренең җыелмасын билгеләү өчен дә киң кулланыла.

Remove ads

Чыганаклар

(рус.)

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads