Гавань
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гавань (нид. haven) — ачык сулык (океан, диңгез, күл) акваториясенең яр буйларында көчле дулкыннан, җилдән һәм агымнардан табигый рәвештә саклану өчен уңайлы урын. Кораблар тукталу урыны. Порт акваториясенең причалга якын, йөк төяү-бушату операцияләре башкарыла торган, корабларга пассажирлар утыра һәм чыга торган, суднолар тора тоган өлеше дә гавань дип атала.



Remove ads
Ясалма гаваньнар
Ясалма гаваньнарны борынгыдан порт буларак файдалану өчен корганнар. Тарихта билгеле иң борынгы гавань дип Кызыл диңгездә ясалган Мисырның Вади әл-Җарф (Wadi al-Jarf) тукталышын санарга мөмкин. Аңа якынча 4500 ел (б. э. к. XXVI гасырда, 2 600—2 500 елларда, король Хуфу заманында корылган). Дөбәйдәге Җәбел-Гали (Jebel Ali) гаване ясалма гаваньнарның иң зурларыннан санала. Борынгы Карфагенлылар котһон дип аталган ныгытылган ясалма гаваньнар корган.
- Роттердам порты, Нидерландлар
- Хьюстон порты, Техас, АКШ
- Саванна порты, Джорджия, АКШ
- Лонг-Бич порты, Калифорния, АКШ
- Лос-Анджелес порты, Сан-Педро, Калифорния, АКШ
Remove ads
Табигый гаваньнар
Табигый гавань — ачык сулыкның бер өлеше җитәрлек тирәнлектә, ышыкланган һәм якорь ташлау өчен мөмкин булган рельеф өлеше. Табигый гаваньнар стратегик хәрби-диңгез һәм икътисадый әһәмияткә ия.
Remove ads
Катмый торган гаваньнар
- Мурманск, РФ
- Печенга, Мурманск өлкәсе, РФ
- Лиинахамари, Мурманск өлкәсе, РФ
- Һаммерфест, Норвегия
- Восточный порты, Находка, РФ
- Принс-Руперт, Канада һ. б.
Галерея
- Кловелли авылында кечкенә гавань. Девон, Бөекбритания
- Иске гавань. Люнебург, Алмания
- Грециядәге гавань
- Джерсидагы гавань
- Көньяк Америкадагы гавань
- Аберистуиттагы порт. Бөекбритания, 1850 елгы рәсем
Чыганаклар
- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 6 (Во-Ге). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-335-4
Сылтамалар
- Harbor. The New International Encyclopædia(ингл.)
- ЭСБЕ / Гавань, стоянка для судов(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
