Гагауз теле

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Гагауз теле (үзатамасы gagauz dili, gagauzça; гагауз дили, гагаузча) — гагаузларның милли теле. Төрки телләргә керә. Молдавиянең Гагауз җире дип аталган автоном вилаятендә, Украинаның Әдис өлкәсендә таралган. Шулай ук Казакъстан һәм Үзбәкстанда гагаузча сөйләшүчеләрне очратып була.

Кыска фактлар Үзисем:, Илләр: ...

Гомуми сөйләшүчеләр саны — якынча 150 мең кеше. Молдавиядә яшәүче гагаузлар күбесенчә туган тел дип гагауз телен атасалар (92,3 %), Украина гагаузлары күбесенчә украинча һәм урысча аралаша.

Телнең ике төп диалекты аерыла: үзәк һәм көньяк диалектлар. Шулай ук телнең төрле сөйләшләре бар.

Гагауз теле төрки телләренең угыз төркеменә карый. Иң якын тел — төрек теле. Ләкин, төрекләрдән аермалы буларак, гагаузлар православие динен тоталар.

1957 елда кирилица нигезендә язулары барлыкка килә. 1996 елда язу латин әлифбасына күчерелә.

Хәзерге гагауз әлифбасы:

А а Ä ä B b C c Ç ç D d Е е F f
G g H h I ı İ i J j K k L l M m
N n O o Ö ö Р р R r S s Ş ş T t
Ţ ţ U u Ü ü V v Y y Z z
Remove ads

Массакүләм мәгълүмат чаралары

Ana Sözü Гагаузиядә иң зур асаба гәзит булып тора. Ул шулай ук һаман тулысынча гагауз телендә языла торган бердәнбер асаба гәзит һәм гагауз телендә нәшер ителгән теләсә нинди төр гәзитләрдән беренчесе булган. Ana Sözü-ннән башка Гагаузия Автоном Территориаль Берлегендә күпсанлы гәзитләр бар, аларга Açık Göz, Gagauz Yeri, Gagauz Sesi, Halk Birliği, Novıy Vzgled, Vesti, Gagauzii һәм Znamea керә.
Басма материалларга өстәп Gagauz Radio Televisionu (GRT) ширкәте гагауз телендә радио һәм телевизион тапшырулар башкара.

Remove ads

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads