Галина Вишневская (1926)
опера җырчысы, СССР халык артисты From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Галина Вишневская, Галина Павел кызы Вишневская (кыз фамилиясе Иванова, рус. Гали́на Па́вловна Вишне́вская, 1926 елның 25 октябре, СССР, РСФСР, Ленинград — 2012 елның 11 декабре, РФ, Мәскәү) — опера җырчысы (сопрано), театр режиссеры һәм актрисасы. РСФСР (1961), СССР (1966) халык артисты. Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

1926 елның 25 октябрендә Ленинградта туган. Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград блокадасын кичергән. 16 яшендә фронтка китә, һава һөҗүменнән саклану хәрби бүлгесендә хезмәт итә. «Лениградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнә.
1943-1944 елларда Римский-Корсаков исемендәге өлкән яшьтәгеләр өчен музыка мәктәбендә ярты ел укый.
1944 елда Ленинград өлкәсе оперетта театры хорына эшкә урнаша.
1952 елда зур конкурс аша үтеп, Зур театрга стажер итеп алына һәм бераздан (консерватория белеме булмаса да) әйдәүче солист итеп кабул ителә. 1952-1974 елларда Зур театрда утызлап рус һәм чит ил композиторларының операларыннан арияләр башкара: Татьяна («Евгений Онегин»), Аида («Аида» Верди), Виолетта («Травиата» Верди), Чио-Чио-сан («Чио-Чио-сан» Пуччини), Наташа Ростова («Сугыш һәм солых» (рус. Война и мир) Сергей Прокофьев), Катарина («Укрощение строптивой» Шебалин, беренче башкаручы, 1957), Лиза («Пики дамасы» (рус. Пиковая дама) Пётр Чайковский), Купава («Кар кызы» (рус. Снегурочка) Римский -Корсаков), Марфа («Патша кәләше» (рус. Царская невеста) Римский-Корсаков) һ. б.
1966 елда экстерн рәвештә Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлый.
1974 елда, Александр Солженицынны яклап чыккан һәм үз өйләрендә (дачада) сыендырган өчен, совет хакимияте тарафыннан эзәрлекләнә (концертлары уздырылмый, радио-телевидениегә , матбугатка юл ябыла, чит илләргә гастрольләр рөхсәт ителми) . Ире Мәскәү консерваториясе профессоры виолончельдә уйнаучы һәм дирижер Мстислав Ростропович (1927-2007) һәм ике кызы белән Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе мәдәният министрлыгы аша чит илгә дәвамлы командировакага китәргә мәҗбүр ителә. АКШта, Франциядә, Бөекбританиядә яшәп, Ковент-Гарден, Метрополитен-опера, Гранд-Опера, Ла Скала, Мюнхен Опера сәхнәләрендә сопрано партияләрендә чыгыш ясый. «Тоска», «Аида», «Турандот», «Сугыш һәм солых» (рус. Война и мир) һәм «Евгений Онегин» операларында партияләр башкара.
1978 елда «совет дәүләтенең престижын какшатучы даими актлары өчен» сылтавы белән Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ватандашлыгыннан мәхрүм ителә [1].
1982 елдан һөнәри опера сәхнәсеннән китә, концертларда катнашуын һәм педагог, драма артисты эшчәнлеген дәвам итә.
1984 елда үзе турында үзе язган «Галина» китабы инглиз телендә (русча варианты 1991 елда) дөнья күргән.
1990 елда СССР ватандашлыгы кире кайтарылгач, илгә кайта. Мәскәүнең Чехов исемендәге театрында рольләр башкара. «Провинция бенефисы» (рус. Провинциальный бенефис), «Александра» фильмнарында уйный. «Мәскәү консерваториясенең шәрәфле профессоры» исеме бирелә.
2002 елның 1 сентябрендә үз исемендәге Опера җыры үзәге ача [2].
2012 елның 11 декабрендә Мәскәүдә 87 яшендә вафат була.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1943 — «Ленинградны саклаган өчен» медале
- 1955 — РСФСР атказанган артисты
- 1961 — РСФСР халык артисты
- 1966 — СССР халык артисты
- 1971 — Ленин ордены
- 1977 — Париж шәһәренең Алмаз медале
- 1982 — Сәнгатьләр һәм әдәбият орденының Grand-officierы (Франция)
- 1983 — Почетлы легион ордены командоры (Франция)
- 1996 — «Кронштадт шәһәренең шәрәфле ватандашы»
- 2002 — Casta diva премиясе — «Опера дамасы/опера кавалеры» номинациясендә — «опера сәнгатендә озак еллар хезмәт иткән өчен»
- 1996 — 2012 — Ватан алдындагы хезмәтләр өчен орденының (РФ) тулы кавалеры
Remove ads
Гаилә хәле
I ире (1944 елда) — Георгий Вишневский, хәрби диңгезче.
II ире (1944-1945 елларда) — Марк Илья улы Рубин, Ленинград оперетта театры директоры. Уллары Илья Марк улы (балачакта вафат).
III ире (1955-2007 елларда) — Мстислав Растропович, виолончельдә уйнаучы. Кызлары Ольга (1956), виолончельдә уйнаучы; Елена (1958), пианинода уйнаучы.
Кызыклы факт

- 1961 — Анна Ахматова, Галина Вишневскаяның җырлавын сокланып тыңлагач, «Слушая пение» (тат. Җыр тыңлаганда) шигырен язган.
- 2013 — Airbus A320 очкычына «Галина Вишневская» исеме бирелгән[3].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads