Casta diva (премия)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
«Casta diva» — РФ опера сәнгатендәге лауреатларны бүләкләү өчен махсус (бердәнбер[1]) премия. 1996 елда булдырылган[2]. Премияне тапшыру тантанасы Мәскәүнең Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге музыка театрында 6 октябрьдә[3] уздырыла.
 
Календарь ел нәтиҗәләре буенча, премия өч номинациядә тапшырыла:
- «Ел вакыйгасы» — узган ел премьералары арасыннан сайлап алына.
 - «Ел җырчысы» (ир / хатын-кыз) — узган елдагы премьераларда катнашучылар гына тәкъдим ителә.
 - «Опера кавалеры / дамасы» — опера сәнгатендә озак еллар хезмәт иткән шәхесләргә тапшырыла.
 

Remove ads
Гамәлгә куючылар
Премияне гамәлгә куючылар[4]:
- Екатеринбурның Гуманитар университеты һәм Музыка театры үзәге,
 - «Стратегия» гуманитар һәм политология үзәге (Мәскәү),
 - Басмалар: «Культура», «Экран и сцена», «Литературная газета», «Музыкальная академия», «Петербургский театральный журнал», «Мариинский театр»,
 - Радио: «Орфей».
 
Жюри
Жюри рәисе һәм премияне булдыруны тәкъдим итүче — Михаил Мугинштейн.
Жюри әгъзалары: Юлия Бедерова, Екатерина Бирюкова, Петр Поспелов, Нора Потапова, Елена Треттьякова.
Премия атамасы
Премия исеме итальян композиторы Винченцо Беллининың (en) (1801-1835) «Норма» операсыннан (1831) Норма ариясе (каватинасы) — Casta Diva (тат. Пакътан-пакъ Алиһә) догасының беренче сүзләре белән аталган.
Премия билгесе
Операны гәүдәләндерүче статуэтка (бронза, скульптор - Николай Предеин)
Номинацияләр һәм лауреатлар
Ел вакыйгасы
| 1996 | «Богема» (Станиславский һәм Немирович-Данченко музыка театры (Мәскәү) | 
| 1997 | «Парсифаль» (Мария театры (Санкт-Петербург) | 
| 1999 | «Семен Котко» (Мария театры (Санкт-Петербург) | 
| 2000 | «Риголетто» (Яңа опера (Мәскәү) | 
| 2001 | «Күзгә күренмәс Китеж шәһәре һәм Феврония кызыкай турында хикәят» (Мария театры (Санкт-Петербург) | 
| 2004 | «Падишаһ өчен тормыш» (Мария театры (Санкт-Петербург) | 
| 2005 | «Тристан һәм Изольда» (Мария театры (Санкт-Петербург) | 
| 2006 | «Евгений Онегин» (Зур театр (Мәскәү) | 
| 2007 | «Пеллеас һәм Мелизанда» (Станиславский һәм Немирович-Данченко музыка театры (Мәскәү) | 
| 2008 | «Макбет» (Опера театры (Новосибирск) / Париж милли операсы | 
| 2009 | «Воццек» (Зур театр (Мәскәү) | 
| 2012 | «Роза кавалеры» (Зур театр (Мәскәү) | 
| 2013 | «Индиецлар кыйралбикәсе» (Чайковский театры (Пермь) / Teatro Real (Мадрид) / Англия милли операсы (Лондон) | 
| 2014 | «Сатьяграха» (Опера һәм балет театры (Екатеринбур) | 
| 2015 | «Роделинда» (Зур театр (Мәскәү)[5] / Англия милли операсы (Лондон) | 
| 2016 | «Травиата» (Чайковский театры (Пермь) / Unlimited Performing Arts (Дания) / Landestheater (Линц, Австрия) / Théâtres de la Ville de Luxembourg (Люксембург) | 
Ел җырчысы
Опера кавалеры / дамасы
| 1996 | Борис Покровский | 
| 1998 | Ирина Архипова | 
| 2000 | Галина Вишневская, Павел Лисициан | 
| 2001 | Евгений Нестеренко | 
| 2002 | Елена Образцова | 
| 2004 | Владимир Атлантов | 
| 2008 | Сергей Лейферкус | 
| 2016 | Дмитрий Хворостовский[8] | 
Remove ads
Сылтамалар
- ЯВИКС(үле сылтама)
 - Серле премия. Ъ-газета, 04.12.1999
 - Театр һөнәриләре өчен мәгълүмат порталы 2016 елның 13 октябрь көнендә архивланган.
 
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
