Һенрик Сенкевич
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Һенрик Сенкевич яки Генрих Сенкевич (пол. Henryk Adam Aleksander Pius Sienkiewicz, tat. lat. Henrik Senkeviç(үле сылтама)) (1846-1916) — Польша татар язучысы, галиме, Нобель бүләге иясе (1905).
Һенрик Сенкевич — Санкт-Петербург Император Фәннәр Академиясенең әгъза-кореспонденты (1896 елдан) һәм аның хөрмәтле академигы (1914 елдан) булган.
Remove ads
Тәрҗемәи хәл
Һенрик Сенкевич татар нәселеннән, фәкыйрьләнгән шляхтадан булган. Әтисенең бабалары Витовт хәкимлегендә Җәләл-әд-Дин җитәкчелегендә Польшага килгән татарларыннан чыккан.
Һенрик Сенкевич 1870 елда Варшава Университеты тәмамлаган.
1869 елдан Польша матбугатында эшли башлаган. 1873 елдан "Польша гәҗите"ндә («Gazeta Polska»), 1874 елдан «Niwa» җурналында, 1882 елдан «Сүз» («Słowo») гәҗитендә эшләгән.
Беренче бөтендөнья сугышы башлаганнан соң Швейцариягә күчә, анда Веве шәһәрендә 1916 елда вафат булган.
Remove ads
Иҗат
Төп әсәрләре
Речь Посполитая турында тарихи трилогиясе
- «Огнём и мечом» / поль. Ogniem i mieczem (1883 — 1884)
- «Потоп» / поль. Potop (1884 — 1886)
- «Пан Володыёвский» / польск. Pan Wołodyjowski (1887 — 1888)
- «Без догмата» / поль. Bez dogmatu (1889 — 1890)
- «Семья Поланецких» / поль. Rodzina Połanieckich (1893 — 1894)
- «Камо грядеши» / лат. Quo vadis (1894 — 1896)
- «Крестоносцы» / поль. Krzyżacy (1897 — 1900)
- «Омуты» / поль. Wiry (1909 — 1910)
- «Легионы» / поль. Legiony (1913 — 1914)
Хикәяләр
- «Кирәкмәскә» / пол. Na marne
- «Юморески из портфеля Воршиллы» / пол. Humoreski z teki Worszyłły
- «Старый слуга» / пол. Stary sługa
- «Письма из путешествия» / пол. Listy z podróży
- «Ганя» / пол. Hania
- «Селим Мирза» / пол. Selim Mirza
- «Эскизы углем» / пол. Szkice węglem
- «Янко-музыкант» / пол. Janko Muzykant
- «Из дневника познанското учителя» / пол. Z pamiętnika poznańsķiego nauczyciela
- «За хлебом» / пол. Za chlebem
- «Фонарщик на маяке» / пол. Latarnik
- «Бартек-победитель» / пол. Bartek Zwycięzca
- «Ангел» / пол. Jamioł
- «Сахем» / пол. Sachem
- «Воспоминание о Марипозе» / пол. Wspomnienie z Maripozy
- «В пустыне и пуще» / пол. W pustyni i w puszczy
Remove ads
Хәтирә
Һенрик Сенкевичның иҗаты Польша мәдәниятенең тарихында зур роль уйнады һәм бөтендөнья тарафыннан хөрмәтләнде.
Сенкевич 1990-1994 елларда кулланышта булган 500000 злотый купюрасында сурәтләнгән.[3][4]
«Quo vadis» әсәре кырык артык теленә тәрҗемә ителгән иде. "Догматсыз" әсәре Л. Н. Толстой, Н. С. Лесков, А. П. Чехов, Максим Горький һәм бүтән рус язучылары тарафыннан югары рәвешле бәяләнгән.
Һенрик Сенкевичның әсәрләре буенча күп филмнәр төшерелгән, иң танылганы: «Quo vadis» (1951, АКШ), «Огнём и мечом» (1999, Польша), «Quo vadis» (2001, Польша).
Һенрик Сенкевич истәлегенә Ил-62 очкычына (RA-8670 санлы) исем бирелгән.
Польшада һәм бүтән дәүләттә Һенрик Сенкевич истәлегенә күп музейлар, һәйкәлләр, урамнар ачылган.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads