Григорий Петровский
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Григорий Иван улы Петровский (рус. Петровский Григорий Иванович, укр. Григорій Іванович Петровський, 23 гыйнвар (4 февраль) 1878, Печенеги, Волчанск өязе, Харьков губернасы — 9 гыйнвар 1958, Мәскәү) — инкыйлабчы, ССРБ фирка һәм дәүләт эшлеклесе.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
Һөнәрмәнд гаиләсендә туган. Украин милләтеннән. Харковь рухани семинариясендә ике ярым ел укыган, акча җитмәве сәбәпле укуын дәвам иттерә алмаган. 1898 дән РСДЭФ әгъзасы. Ике мәртәбә кулга алынган булган (1900, 1903). Беренчы рус инкыйлабы вакытында ыстачкы комитетын җитәкли.
1912 дә Мариупольдәге «Провиданс» заводы кырдыручысы Григорий Петровский Екатеринослав губернасы эшчеләр куриясеннән IV Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Бер үк вакытта «Правда» гәзитенең рәсми нәшире.
1914 тә кулга алына, 1915 тә Туруханск төбәгенә гомерлек сөргенгә хөкем ителә; 1916 дә Якутск өлкәсенә күчерелә.
Февраль инкыйлабыннан соң азат була. Июньгә хәтле Якутия комиссары, һәм Якутск Ватандашлар куркынычсызлыгы комитеты рәисе. Аннары фирка әмере белән Донбасска җибәрелә; РСДЭФның Екатеринослав губерна комитетының рәисе, Екатеринослав шәһәр думасы һәм Россия Җөмһүрияте Вакытлы Шурасы әгъзасы.
- 1917 нең ноябреннән — РСФСР эшке эшләр халык кәмисәре.
- 1919—1938 дә УССР ҮБК рәисе, бер үк вакытта 1922 дән ССРБ ҮБК рәисләреннән берсе, 1938—1939 гг. заместитель Председателя Президиума Верховного Совета ССРБ.
- 1939 дә «халык дошманнары эшчәнлегенә юл куючылык»та гаепләнеп фиркадән чыгарыла һәм барлык вазыйфалрдан читләштерелә.
1940 тан үлгәнчегә хәтле ССРБ инкыйлаб музее директоры урынбасары. БҮБК һәм ССРБ ҮБК әгъзасы, ССРБ ЮШ депутаты (1 чакырылыш).
Мәскәүнең Кызыл мәйданында җирләнгән.
Remove ads
Гаиләсе
Балалары: Леонид (1902—1941) — совет хәрби эшлеклесе, сугышта һәлак булган; Пётр (1899—1941) — репрессияләр корбаны.
Хәтер
- Әлеге вакытта Петровский исемен Луганск өлкәсендәге Петровское (Луганск өлкәсе) шәһәре йөртә.
Тышкы сылтамалар
- http://www.hronos.ru 2015 елның 1 август көнендә архивланган.
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads