Диспрозий

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Диспрозий (лат. Dysprosium, Dy) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 66. лантаноид; сирәк очрый торган көмешсу-соры металл. Табигатьтә саф килеш очрамый, әмма кайсыбер минераллар, мәсәлән, ксенотима составына керә.

Подробнее Тербий◄Диспрозий / Dysprosium (Dy) ►Гольмий, Атомның үзлекләре ...
Remove ads

Символы

Диспрозий элементының символы - Dy (Диспрозий дип укыла).

Үзенчәлекләре

Физик

Диспрозий — көмөшсу-соры металл. 1384 °C градустан түбән температурада тотрыклы, α-модификациясе гексагональ тыгыз уратылган рәшәткәле; эрү температурасы — 1407 °C, кайнавы — 2567 °C, тыгызлыгы 8551 кг/м3. Тышкы электрон катламы конфигурациясе 1s² 2s²p 2^6 3s² 3p^6 4s² 3d^4p 10^6 5s² 4d^5p 10^6 6s² 4f^10. Ферромагнетик, Кюри ноктасы 88,3 К[1].

Химик үзенчәлекләре

Берләшмәләрдә оксидлашу дәрәҗәсе +3. 20 °C температуралы һавада металлик диспрозий әкрен оксидлаша[1].

Металлик диспрозий җылытканда галогеннар, азот, водород белән реакциягә керә. Минераль кислоталар (HF-нан тыш) катнашып Dy (III) тозлары барлыкка китерә, селте эретмәләре белән үзара катнашмый.

Remove ads

Табигатьтә

Диспрозий лантаноид ятмаларында чыгарыла, шуларның иң зурлары Кытай Халык Республикасы, Америка Кушма Штатлары, Вьетнамда, Әфганстанда, Рәсәйдә (Кольск ярымутравында), Кыргызстанда, Австралиядә, Бразилиядә, Һиндстанда[2]. Тын Океан утравының Минамитори утравында, бары тик Япониянең икътисади зонасында, җирдә сирәк очрый торган минераллар урнашкан тирән су ятмаларында аның запаслары ярыйсы ук зур[3].

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads