Дмитрий Мочальский
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мочальский Дмитрий Константинович (1908-1988) — совет рәссамы. ССРБ-ның халык рәссамы (1980).
Биографиясе
Дмитрий Мочальский Санкт-Петербургта 1908 елның 2 (15) февралендә туган .
1905 ел истәлеге исемендәге Мәскәү изоотехникумында һәм Ленинград художество академиясенең Сынлы сәнгать, сын һәм архитектура институтын (1936) тәмамлый, шул исәптән рәссам К. С. Петров-Водкинның укучысы була.
«Демонстрациядан кайту» («Алар Сталинны күргән») (1949), «Җиңү. Берлин. 1945 елның 9 мае» (1947), «Совет гаскәрләре Берлинда» график эшләр циклы (1945), картина «Яңа йортка күчүчеләр», «Тракторчылар палаткасы» (икесе дә — 1957), «Кызыл почмак» (1964), «Ишимда» (1965), «Совхозда иртә. Контор янында» (1967), «Дүрт буын» (1968), «Басуда» (1969), «Клубтагы репетиция» (1972), «Троица» (1975) картиналарның авторы.
Дмитрий Мочальский — ССРБ Художество академиясенең гамәли әгъзасы (1973), 1961-1963 елларда Мәскәү рәссамнар берлеге рәисе, В. И. Суриков исемендәге МГАХИ-да 1937 елдан алып гомеренең ахырына кадәр укытучы (1950 елдан алып профессор).
Дмитрий Мочальский — Мәскәү рәссамнар берлегенең тәүге бердәнбер партиясез рәисе, «хрущев җепшеге» чорында ул 1961-1963 елларда бу оешманы җитәкләүче. Дау белән билгеле Манеждагы «МОСХ-ка 30 ел» вакигаларында ачуы килгән Никита Сергеевич Хрущев шундагы картиналарны күргәч болай дип кычкыра: «Бу нинди мазня?"», бу күргәзмәдә Дмитрий Мочальский үзе катнашкан һәм Хрущевка күргәзмәне күрсәтеп йөргән була. Һәм бөтен бу җәнҗал, тавыш авырлыгы Мочальскийга төшә [2]
2008 елда Д. К. Мочальскийның 100-еллыгына Мәскәүнең Суриков институтында рәссамга багышланган әсәрләрнең күргәзмәсе ачыла. Профессор Д. К. Мочальскийның берничә буын студентларының профессор остаханәсендә эшләгән 100-дән ашу матур сүрәтләре, эскизлары, останың үзе сызмалары экспозицияда куелган була.
Д. К. Мочальский Мәскәүнең Ваганьково зиратында җирләнгән[3].
Remove ads
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- РСФСР-ның атказанган рәссамы (1961)
- РСФСР-ның халык рәссамы (1969)
- ССРБ-ның халык рәссамы (1980)
- И. Е. Репин исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе (1967) — «Чирәм җирләр кешеләре» сериясеннән «Яңа йортка күчүчеләр», «Яңа өйләнешкән чирәм җирләрне күтәрүчеләр», «Кызыл почмак», "Читтән торып укучы"картиналары өчен.
Искәрмә
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads