Орбиталь резонанс

From Wikipedia, the free encyclopedia

Орбиталь резонанс
Remove ads

Орбиталь резонанс күк механикасында — күк җисемнәре әйләнү периодлары кечкенә чын саннар кебек үзара бәйләнештә булуы халәте. Нәтиҗәдә бу җисемнәр периодик рәвештә орбиталарының кайбер нокталарында якынлашалар, шуннан хасил булган үзара гравитацион тәэсир итешүнең регуляр үзгәрешләре җисемнәрнең орбиталарын тотрыкландыралар.

Thumb
Ио, Ганимед һәм Европа иярченнәре орбиталь резонансы
Thumb
Ио (сары), Ганимед (кара) һәм Европа (соры) иярченнәре орбиталь резонансы
Thumb
Хаумеа Нептун (зәңгәр нокта) белән 7:12 төрендәге орбиталь резонансы

Кайбер очракларда резонанс күренешләре кайбер орбиталар тотрыксызлыгына китерәләр, мисал өчен Юпитер белән резонанс сәбәпле Кирвуд ярыклары.

Remove ads

Мисаллар

Спин-орбиталь резонанс

Спин-орбиталь резонанскүк җисеме орбиталь хәрәкәте һәм үз күчәре тирәли әйләнүе синхронланалар.

  • Меркурий Кояш тирәли 3:2 төрендәге спин-орбиталь резонанста әйләнә, ягъни 2 Меркурий елы дәвамында планета үз күчәре тирәсендә 3 әйләнү ясый.
  • Ай Җир тирәли 1:1 төрендәге спин-орбиталь резонанста әйләнә, ягъни Җиргә карата һаман бер яктан борылган.
  • Барлык Галилей иярченнәре Юпитер тирәли 1:1 төрендәге спин-орбиталь резонанста әйләнә

Аерым очрак: 1:1 төрендәге спин-орбиталь резонанс агылыш алу яки синхрон әйләнү дип атала.

Remove ads

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads