Елена Сорочайкина

рәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре From Wikipedia, the free encyclopedia

Елена Сорочайкина
Remove ads

Елена Сорочайкина, Елена Анатолий кызы Сорочайкина (рус. Сорочайкина Елена Анатольевна) — рәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2001). Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театрының баш рәссамы (2005 елдан). «Алтын битлек» РФ милли театр премиясе номинанты (2016) [1]. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2021).

Кыска фактлар Елена Сорочайкина, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1962 елның 28 маенда һөнәри хәрби гаиләсендә бишенче бала булып (барысы да кызлар) туган. Әтисенең һөнәренә бәйле рәвештә, Памирда, Ригада, Сәмәркандта яшәргә туры килә. 5 яшендә рәссам булачагын белә, беренче күргәзмәсе балалар бакчасында оештырыла. Музыка, хореография һәм сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнә.

«Рәссам-график» белгечлеге буенча Чабаксар педагогика институтының (хәзерге И.Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты) сәнгать-графика факультетын тәмамлаган (1984). 1984 елдан Чаллы шәһәрендә яши һәм иҗат итә. 1984-1987 елларда Чаллы мәктәбендә рәсем укыта. 1987 елдан Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театры куючы-рәссамы, 2005 елдан — театрның баш рәссамы булып эшли.

2008 елда театр бинасында «Под абажуром» кафесын оештыручы һәм генераль директоры[2].

Республика күләмендә уздырылучы бәйрәмнәрне — Казанның һәм Алабуганың меңьеллыгын, «Уңыш» бәйрәмнәрен, 2005 елдан башлап, республика «Президент Чыршысы» бәйрәмнәрен, «Казан» халыкара ат чабышы спорты комплексын ачу тантанасын, Тунис халыкара карнавалын[3] һ.б. бизәгән рәссам[4].

Remove ads

Бизәгән спектакльләре

«Мастеровые» рус драма театрында (Чаллы)

  • «Ревизор» Н.В. Гоголь
  • «Өйләнү» Н.В. Гоголь
  • «Карл һәм Анна» Леонгард Франк[5]
  • «Соңгы тукталыш» Н.А. Некрасов
  • «Гаепләү ягы шаһиты» Агата Кристи
  • «Куян өне» Д. Линдси-Эбер[6]
  • «Тестостерон» А. Сарамонович
  • «Маугли» Р. Киплинг
  • «Кыргый» А. Касона
  • «Васса» М. Горький
  • «Осталар шәһәре» Т. Габбе
  • «Геростратны онытырга!» Г. Горин
  • «Шаһбикә Турандот» К. Гоцци
  • «Пигмалион» Б. Шоу
  • «Щелкунчик» Э.Т.А. Гофман
  • «Кар патшабикәсе» Е. Шварц
  • «Бик гади вакыйга» М. Ладо
  • «Өчәү таганда» Л. Лунари
  • «Бөкреле ат» П.П. Ершов
  • «Шаян Роджер» Д. Сәлимҗанов
  • «Түзем аккургаш гаскәри» Г.Х. Андерсен
  • «Чакматаш» Г.Х. Андерсен
  • «Вакыйга» В. Набоков
  • «Скапен хәйләсе» Ж.- Б. Мольер
  • «Антигона» Ж. Ануй
  • «Коломбина фатиры» Л. Петрушевская
  • «Йөзләр, битлекләр, гримасалар» А.П. Чехов буенча
  • «Аһ, водевиль, аһ, водевиль» А.П. Чехов буенча
  • «Пеппи – озын оек» А. Линдгрен

Чаллы татар дәүләт драма театрында

Бөгелмә рус драма театрында

  • «Клиника очрагы» Р. Куни

Тольяттиның «Колесо» театрында

  • «Гаилә эчендәге хәл» Р. Куни
  • «Җиденче Иван» В. Ольшанский

Новокузнецк драма театрында

Ижау рус драма театрында

Remove ads

Театр бинасы дизайны

Thumb
Е. Сорочайкина
Thumb
«Мастеровые» театрының беренче бинасы фасады.
Е. Сорочайкина эше.

Театрның беренче бинасының эчке һәм тышкы дизайны Е. Сорочайкина тарафыннан башкарылган. Элекке соры Интерклуб бинасын (Яр Чаллы, академик Рубаненко бульвары, 7) якты театр бинасына әйләндерү өчен күп көч куя. Театр фасадына кызыл агач беркетеп кую — аның идеясе. Кызыл агач — бер яктан, тибеп торучы кан тамырын хәтерләтсә, икенче яктан, җансыз таш бетонны тишеп чыккан тере җанны (үсемлекне) хәтерләтә[9]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Remove ads

Искәрмәләр

Loading content...

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading content...
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads